3нче май көнне, Яңа Чишмә районы Шахмай авылында, күп кенә танылган җырлар авторы, шагыйрь Накип Наил улы Галимов тырышлыгы белән, тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан авылдашлар хөрмәтенә “Наил бабай чишмәсе”ндә стела һәм “Хәтер бакчасы” ачылды. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, язучы Факил Сафин, танылган шагыйрьләр – Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттахова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, татарстанның сәнгать эшлеклесе, композитор Ильгиз Закиров катнашты. “Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреш музее” белән берлектә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” тарафыннан “Алар илгә җиңү алып кайтты…” исемле күргәзмә оештырылды.