tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс узачак
«Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс узачак

«Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс узачак

11 февраль көнне иртәнге сәгать 10.00да Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанска рәхим итегез.

Перформанс – тулысынча «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучылар әсәрләреннән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан әзерләнде. Кичәдә танылган каләм әһелләре белән берлектә, яшь авторлар үзләре дә, музыкант Айдар Абдрәхимов һ.б. катнашачак. Чарада «Яңа исем» проектының актив яшь язучылары, шулай ук «Оясында ни күрсә» әдәби бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Чара башланыр алдыннан танылган әдипләр белән очрашулар, автограф-селфи, каһвә-тайм, мәтрүшкәле чәйле фикер алышулар да булачак

Кайчан: 11 февраль, 10:00 сәгатьтә

Кайда: MOÑ театр мәйданчыгы

Керү ирекле

«Яңа исем» – 2024 елда «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*