tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа исем» иҗат лабораториясе Балык Бистәсендә сәяхәт-дәрес оештырды
«Яңа исем» иҗат лабораториясе Балык Бистәсендә сәяхәт-дәрес оештырды

«Яңа исем» иҗат лабораториясе Балык Бистәсендә сәяхәт-дәрес оештырды

«Казан утлары» журналы каршында эшләгән «Яңа исем» иҗат лабораториясенә йөрүче яшьләр өчен халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин туып үскән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында сәяхәт-дәрес оештырылды.

Равил Фәйзуллин «Яңа исем» проектында катнашучыларны үзенең туган нигезе, авыл мәктәбендә урнашкан аңа багышланган музей салоны һәм «Күгәрчен» чишмәсе белән таныштырды.

«Мондый очрашулар көндә булып тормый, һәм ул минем өчен бик кадерле. Өлкән кешеләр дә, замандашлар да бик күп килә бирегә, ләкин без белгәнне яшьләр дә белергә тиеш, аларга да нәрсәдер күрсәтергә кирәк. Әдәбиятта буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Сәләтле татар балаларының безнең йортка килүләренә мин бик шатмын. Алар бирегә килгәч уйланалар, күзәтүләр ясыйлар», – дип, искәртте ул.

Аралашуда шулай ук Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, «Яңа исем» лабораториясе остазлары – язучы һәм мөхәррирләр Ләбиб ЛеронРөстәм ГалиуллинЛандыш Әбүдәрова да катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

«Һәр шагыйрьнең иҗатын белү өчен, аның туган авылын белергә кирәк. Бу – яшь язучыларны илһамландыру өчен эшләнелә. Без аларны язарга өйрәтә алмыйбыз, ләкин кайдадыр, нәрсәдәдер юнәлеш бирә алабыз. Бүген Равил абый бик кызык әйберләр, хәтта әнисенең фикерен әйтте: «Үзегездән ун адым алда бара торган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз», – ди Ләбиб Лерон.

Әлеге сәфәрнең икенче тапкыр оештырылуын искәртеп узарга кирәк. Июнь уртасында Ләбиб Лерон шәкертләре тарихи Зөя утравына сәяхәт кылган иде инде.

Көннең икенче яртысында яшь язучылар Балык Бистәсе төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы – Нурулла Гариф белән очраштылар. Нурулла Гариф үзе ачкан шәхси музей буенча экскурсия оештырды һәм Зәңгәркүл, Чаллыбаш, Яңа-Сала, Биектау, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы, Бикчурай авылларының тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштырды.

«Яңа исем» – 14 яшьтән 35 яшькәчә язучы яшьләр өчен «Казан утлары» журналы каршында иҗат лабораториясе. Икенче ел яшь язучылар өчен төрле мастер-класслар, остаханәләр, фатирниклар, әдәби сәяхәтләр оештырыла. Быелгы иҗатчылар белән алты остаз – Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Лилия Гыйбадуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах кебек танылган язучылар шөгыльләнә.

Иҗат лабораториясендә катнашучылар ел азагына кадәр өр-яңа әсәр иҗат итәргә бурычлы. Иң яхшы иҗатчыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар биреләчәк, олы сәхнәдә алар әсәрләреннән әдәби перформанс тәкъдим ителәчәк, «Казан утлары» һәм башка басмаларда, шулай ук Татарстан китап нәшрияты әзерләгән җыентыкта басылып та чыгачак.

«Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖ, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*