tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа китап дөнья күрде
Яңа китап дөнья күрде

Яңа китап дөнья күрде

Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь Флорис Галимьяновның 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Җырларымны сиңа багышладым” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу шагыйрьнең иҗат җимешләре тупланган дүртенче китабы.
Флорис Сабирьян улы әле яңа гына табадан төшкән китабын “Өмет” редакциясенә култамгасы белән бүләк итте.
Әлеге 200 биттән торган җыентык “Өмет” газетасы редакциясендә әзерләнде. Китап баш мөхәрриребез Исхак Хәлимовның кереш сүзе белән башланып китә. Техник редакторы – Рузия Хәлимова, рәссам – Гүзәлия Ахмадулина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*