Төмән өлкә фәнни китапханәсендә мөһим вакыйга – «Төмән төбәге татар халкына хезмәт итүдә китапханәләр эшчәнлеге: тарихы һәм бүгенгесе» дип исемләнгән яңа китапның презентациясе узды.
Китап Төмәндәге татар-башкорт китапханәсенең 100 еллыгына багышланган. Ул 200 данә белән Төмән шәһәренең «Молот» типографиясендә басылган. Китапханәләр һәм китапханәчеләр турында архив документаль материалларга таянып язылган тирән эчтәлекле, кызыклы язмалар тупланган китапның рецензентлары филология фәннәре докторы Хәбибә Шаһбанова белән филолог, нәшриятчы Бәхтияр Агишев. Китапның эчтәлеге һәм үзенең хезмәт юлы белән чараны алып баручы, китапның редактор-төзүчесе Рифхәт Насыйбуллин таныштырды. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, өлкә фәнни китапханәсенә, өлкә себер татарлары автономиясенә рәхмәтләрен белдерде. Өлкә китапханәсендә озак еллар эшләүче Гөлнур Әхмәтованың өлкәнең татар авылларындагы китапханәләр тарихы турында чыгышы экраннан фото-презентация белән баетылып, күрсәтелеп барды. Бу җыентыкта китапханә эшен яратучыларның, иҗади кешеләрнең мәкаләләре кертелгәнен дә искәртеп китте.
Җыентык 4 бүлектән тора, анда кертелгән мәкаләләр тарихи фоторәсемнәр белән баетылган. 1 нче бүлектә – Төмән өлкәсе китапханәчеләре тарихы, 2 нче бүлектә – күренекле китапханәчеләр, 3 нче бүлектә – Төмән өлкәсенең Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапхәнәсендәге милли татар әдәбияты (1996-2007 нче еллар) һәм 4 нче бүлектә милли әдәбият бүлеге басмалары турында мәгълүмат бирелгән. Китапханәчеләрнең татар халкына хезмәте турында чыккан китапның редакторы һәм төзүчеләре: Рифхәт Насыйбуллин, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Сәйфуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлшат Галямова, тәҗрибәле китапханәчеләр Гөлнур Әхмәтова.
Гомумән, өлкә фәнни китапханәсенең милли (татар әдәбияты) бүлекчәсендә эшләүчеләр турында да монда тулы мәгълүмат бирелгән. Танылган шагыйрь Булат Сөләйманов, аның иҗатын яктырткан Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп музее җитәкчесе Равилә Кутумованың мәкаләсе дә китапка кергән. Тиздән 35 еллыгын каршы алырга әзерләнгән «Яңарыш» өлкә газетабыз битләрендә басылып чыккан язмалар, газетаның беренче редакторы Азат абый Сәгыйтовның мәкаләләре дә китапта лаеклы урын алган. Шулай ук Төмән, Тубыл шәһәрләре һәм районнары, Аромаш, Вагай, Түбән Тәүде авыллары һәм районнары китапханәләрендә эшләүчеләр, хезмәт ветераннарының хезмәте турында китаптан укып белергә була. Өлкәдә үткәрелеп барган «Сөләйманов укулары»нда катнашучы галимнәребез, иҗтимагый һәм мәдәни чараларда актив катнашучылар турында да бу китапта мәгълүмат бар. Чарада илһам белән төрле актуаль темаларга чыгыш ясаган милләт җанлы, күренекле шәхесләребез Әхтәм Каюмов, Бибинур Сабирова, Фәйзулла Камалов, Сачидә Кучарованың, тарих фәннәре докторы Александр Ярковның һәм үз һөнәрләренә гашыйк булган китапханәчеләрнең, галимнәрнең, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышлары да беркемне битараф калдырмады. Презентацияне оештыручылар кунакларга яңа чыккан китапны бүләк иттеләр. Чара Хәлил Вагайлы, Роза Яхинаның иҗади чыгышлары һәм катнашучыларга, оештыручыларга җылы теләкләр белән йомгакланды.
«Төмән төбәге татар халкына хезмәт итүдә китапханәчеләр эшчәнлеге: тарихы һәм бүгенгесе» китабы белән өлкә фәнни китапханәсендә һәм өлкәбездәге үзәкләштерелгән китапханәләрдә танышып була.
Римма УМИТБАЕВА
Чыганак: yanarish72.ru