Эшләп тә күрсәтәләр инде безнең аккалфаклылар! Зур горурлык белән әйтәм мин бу сүзтезмәне. Сүзем Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авылы аккалфаклы ханымнар турында.
Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авылларының ак калфаклы ханымнары уздырган «Орчык өмәсе» бәйрәме һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләренең очрашуы районбызның мәдәни тормышында яңа бит ачты.
Бу мәдәни чара Мамадыш һәм Түбән Шүләңгердән килгән кунакларның катнашуы белән үтте. «Орчык өмәсе» программасы балалар белән бергә үткәрелгән күңелле тамаша булды. Тамаша барышында халык җырлары, уеннары, йолалар, табышмаклар һәм биюләр башкарылды. Максат – киләчәк буынга милли йолаларыбызны тапшыру – чарада ачык чагылыш тапты.
Шуннан соң «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре Зөбәрҗәт Сылка һәм Рәфидә Галиевалар үзләренең эшләре турында хисап бирде. Авылда үткән һәр чара аларның тырышлыгы белән бәйле. Бу турыда җирле үзидарә рәисе Фидаил Шәйхетдинов: «Алар безнең алтыннарыбыз», – дип билгеләп үтте. Тикмәгә генә “алтын” сүзен кыстырмаган ул. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр, җыеннар һәм хуҗалыклар арасындагы бәйләнеш өчен рәхмәт белдерде. “МХОга ярдәм дә алардан башка узмый”, – дип билгеләп үтте Фидаил әфәнде.
Чарада авыл тарихына багышланган презентация тәкъдим ителде. Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авыллары тарихы билгеле тарихи шәхес Сөендек морзага барып тоташа. Бу турыда язучы Гөлфинур Дувалованың «Онытмыйбыз! Хәтерлибез! Горурланабыз!» китабында тәфсилләп язган.
Авылдашлары, язучы Рәсимә Галиева авылның матурлыгына багышланган шигырь юллары белән чыкты. Ул ак калфаклы ханымнарның эшен югары бәяләде.
Районның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия Нәкыйп кызы район буенча үткән чаралар һәм актив катнашучылар турында сөйләде. Рәхмәт хатлары тапшырды.
Очрашу чәй эчеп, сөйләшеп дәвам итте. Һәркем үз һөнәрен күрсәтте, тәҗрибәләрен уртаклашты. Ак калфаклы ханымнарга киләчәктә уңышлар, сәламәтлек һәм актив тормыш теләкләре белән хушлашып таралышты.
Луиза Мисбахова, мәгариф ветераны, “Ак калфак” район мөслимәләр оешмасының балалар бакчалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе