Тубыл районының Арткы авылында матур мәчет төзелеп килә, монда ул авылдашлар тырышлыгы белән башкарыла. Документларын әзерләү өчен мөселман оешмасы җитәкчесе Әбделхәй Юмашев үткән юлларны санап та бетерерлек түгелдер. Алар берничә папканы тәшкил итәләр. Мәчет тә аның бабасы йорты урынында төзелә. Юл аркылы 1897 елда салынган, заманына карата мәһабәт булганлыгы күренеп торган агач Аллаһ йорты әле дә күркәм булып басып тора. Анда үз вакытында мәктәп тә, склад та, амбар да, клуб та булган, хәзер инде кулланырга яраксыз.

Вагай районының Тугыз авылындагы быел көчле су басу вакытында яртылаш суда калган мәчет тә куллану өчен яраксыз хәлдә иде. Өлкә губернаторы Владимир Якушев Вагай 
– Тугызда су басу безгә мәчет төзү урынын алыштырырга кирәклеген искәртте. Чөнки алдан билгеләнгән җир киләсе су ташуларда су астында калырга мөмкин иде. Безгә аны, халык күрсәтүе буенча, биегрәк урыннан бүлеп бирделәр, – дип сөйләде нәзарәт җитәкчесе имам ахун Зиннәт Садыйков.
Гөлнур Вәлиева, Төмән өлкәсе