Шарлык районында хәрби частьләргә озату өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Изге һәм игелекле эшкә кушылырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Районның иң зур татар авылында гомер итүче – Яңа Муса халкы бу эшләрне даими башкара. Гуманитар ярдәм җыю пункты – Яңа Муса авылы мәктәбе бинасында урнашкан.
Авылдашлар озынча тасмалар кисә торган станок ясаганнар, аннан әзер тасмалардан маскировка челтәрләре үрәләр, юрганнар сыралар, оекбашлар бәйлиләр..Болар барысы да махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләргә җибәрү өчен эшләнә.
“Хәрбиләребез тылның ышанычлы булуын һәм туган як җылысын тойсыннар, сизсеннәр өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез”, диде авыл халкы.
Волонтерларның яшьләре дә төрле, иң өлкәненә 85.
Маскировка челтәрләрен генә дә 45кеше үрә. Беренче сменаның эше тәмамлангач, аларга алмашка икенчесе килде.Җырлап эшләгәндә, эш тә җайлырак бара, ди волонтерлар.
Яңа Муса авылы волонтерлар төркеме махсус хәрбия операция башланганнан бирле алып барган эшчәнлекләре өчен хөрмәткә лаек. Авыл эшмәкәрләре, үз чиратларында, волонтерларга рәхмәтле.
Гуманитар ярдәмнең саны да бихисап: маскировка челтәрләре – 500, юрганнар – 420, окоп шәмнәре – 900, коры душ – 5000, косынкалар – 1500, пычаклар – 80.