tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Смәилгә барабыз, көтегез!
Яңа Смәилгә барабыз, көтегез!

Яңа Смәилгә барабыз, көтегез!

Малмыж районы татар авылларының күбесендә Сабан туена бүләк җыю йоласы буыннан-буынга күчеп, бүген дә үз ямен югалт- мыйча сакланып килә. Яңа Смәил авылында аның бер бик матур үзенчәлеге бар – бүләк җыярга ат белән чыгалар.

Илдус бабай Гайфетдинов, сиксән дистәне узган булса да, Сабан туе атын үзе җигә, ә арбасын алдан ук бизәп куеп, бу көнне ел да зур түземсезлек белән көтеп ала. Ат белән бүләк җыю – үзе бер бәйрәм бит!  Әлеге йоланы саклап, бүгенге көнгә хәтле кадерләп җиткергәне өчен Яңа Смәил халкы Илдус бабайга чиксез рәхмәтле.

Бүләк җыю Сабантуйга ике көн кала алдан билгеләнә. Ул көнне авыл гөрләп тора. Гармунга кушылып җырлаучы егетләр тавышыннан  җыючыларның кайдарак икәнлеген чамалап, алар якынлашу белән йорт хуҗалары бүләкләрен чыгара башлый. Бүләк кенәме соң – табын да әзерлиләр Яңа Смәилдә.

Әнә бит, барысы да ап-ак күлмәк кигән ир-егетләр инде килеп тә җитте. Тагын бер күркәм гадәт бар монда, бүләк бирүчегә рәхмәтне  электән калган такмак белән башлыйлар:

«Җырласаң да, биесәң дә,

Көрәшсәң дә, батыр калсаң да,

Баганага менеп, егылып төшсәң дә,

Чүлмәк ватсаң да, бүләк бүләккә тора,

Милли бәйрәмебез белән котлап

Безнең хөрмәтле….. (исемен әйтеп)

Сабан туена яхшы бүләк тапшырды»,

– дип нинди бүләк икәнлеген югары күтәреп күрсәтеп берәрсе әйтеп бетерүе була, барысы  бертавыштан  “Рәхмәтләр яус-ы-ы-ын!” диләр.

Бу кадәр хөрмәткә бүләк бирүченең дә күңеле була.

– Бүләк җыюны безнең авыл халкы, минемчә, Сабан туена  караганда  көтеб- рәк  ала, – ди әлеге авыл Сабан туеның комиссия әгъзасы Айзилә ханым Гыйльметдинова. – Безнең авылның борынгыдан килгән матур йолаларын өлкән буын һич югалтмый яшь буынга тапшыра алды. Монда Сабан туе комиссиясенең дә өлеше бик зур. Алар бердәм. Комиссия рәисе Ильяс Мөхетдинов үз вазифасын яхшы алып бара, аны хөрмәт итеп, сүзеннән берсе дә чыкмый, килешеп эшлиләр.

Бүләкләргә килгәндә, хәзер чүпрәк-чапрак бирүчеләр аз, саллы бүләкләр салучылар, кайсы уенда (ярышта) җиңүчегә икәнлеген дә әйтеп бирәләр. Быел, мәсәлән, абсолют батыр калган кешегә мотоблокка кадәр бүләк итеп тә бирүчеләр булган.

Айзилә ханым сөйләгәннәргә кызыгып, киләсе елга, Аллаһы бирса, Сабан туена бүләк җыю көненә Яңа Смәилгә  без дә барабыз дип сүз куештык. Көтегез!

Афәрин,  смәиллеләр!

Зөһрә ВАСИЛЬЕВА

Фотолар ачык чыганаклардан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*