tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа татар бистәсе зиратында шагыйрь Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган куелды
Яңа татар бистәсе зиратында шагыйрь Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган куелды

Яңа татар бистәсе зиратында шагыйрь Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган куелды

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукайның дусты, замандашы, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый каберенә таш куелды, чардуган урнаштырылды. Таш һәм чардуган кую эшен башлап йөрүче – шагыйрьнең авылдашы, тележурналист, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

«Кабер ташын куйдыру эше ике елга сузылды. Миргазиз Укмасый бик зыялы шәхес булган. Кабере өстенә плитә дә җәйдердек, чөнки караучысы юк. Моңа кадәр институтыбыз студентлары белән аның каберен чистартып йөрдек. Киләчәктә дә каберен карап торачакбыз. Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова ташны һәм плитәне куйдыруда матди ярдәм күрсәтте. Барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.

Миргазиз Укмасый белән Флюра Абдуллинаның бабасы аралашкан булган. «Алар дус булганнар. Беренче тапкыр Миргазиз Укмасыйның ташландык каберен күргәч, шаккаттым. Мулланың кабере шулай ташландык хәлдә ятарга тиеш микәнни, дип студентларга әйтә идем. Алар тырыша-тырыша каберен чистарта иде», – диде ул.

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Казанның Яңа татар бистәсе зиратын өйрәнгән. Шуннан соң алар каберләрнең фотоларын интернетка урнаштырды. Миргазиз Укмасыйның ташландык, беркемгә кирәк булмаган каберен күреп, моңайдым. Аның хәтта чардуганы да юк иде. Кычытканнар үсеп беткән, ташына да пумала куелган… Кабер югалыр дип, үземнең өскә шулкадәр авыр йөк алдым. Шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Әлки районы якташлыгына, Балык Бистәсе районы халкына, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәровка рәхмәтен әйтте.

Кабер ташына Миргазиз Укмасыйның шигырь юллары язылган: «Калебең көзге булсын. Кер кунмаган, рухың – чишмә суы сафлыгы».»Булдыра алганча тырыштым, галимнәр белән сөйләшеп, каберенә шигырь юлларын яздырттык, ташында туган елы да дөрес язылмаган иде, дөресләп яздык», – дип аңлатты ул.

«Аның беркеме дә юк. Ул 1930 елларда репрессияләнә, безнең авылдан 6-7 кешене кулга алалар. Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән кызы вафат була, хатыны да җан бирә. Аның тагын бер кызы була. Ул чит-ят җирләргә китеп, югала. Мин аны эзләтеп тә карадым, ул Сахалин якларына киткән була, әмма таба алмадык. Шулай итеп, Укмасыйның бер туганы да калмый», – ди Флюра Абдуллина.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе аның Тукай чорында яшәгән бөтен танылган шәхесләр турында мәкаләләр язып калдырганын, шигырьләр иҗат иткәнен әйтте. «Тамагын туйдырыр өчен балта остасы булып эшләргә мәҗбүр була. Мәкаләләрен, язмаларын чыгартмыйлар. Укмасый гомеренең соңгы көнендә ул картлар йортында вафат була», – дип сөйләде Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, татар зыялыларның ташландык каберләре бик күп. «Студентларны алып барып, чистарту эшен башкару – тәрбияләү чарасы. Каберләрне карап, чистартып торырга кирәк. Үзебезнең эш-гамәлләр белән яшьләрне тәрбиялибез. Ташландык каберләр булмаса иде. Хөкүмәт карарга тиеш, дип әйтергә ияләнгәнбез, ләкин ул аны карап бетерә алмый. Ул мөмкин эш түгел, чөнки алар бик күп, татар халкы шәхесләргә бик бай. Каберләрне торгызу мәсьәләсендә якташлар да ярдәм итәргә тиеш», – дигән фикерен әйтте ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Миргазиз Укмасыйның әле өйрәнелеп бетмәгән шәхес булуын әйткән. Чарада Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев, Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, шагыйрьләр – Вазыйх ФатыйховРәсимә Гарифуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, Бәтке җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рәис Нигъматуллин, Кече Укмас авылы клубы мөдире Зөлфирә Гәрәева, сәнгать җитәкчесе Резидә Сабирова, Балык Бистәсе имамы Хәмит хәзрәт Идрисов та булган.

  • Зәбиров Миргазиз Габделкаюм улы (тәхәллүсе – Укмасый) – 1884 елның 14 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе Кече Укмас авылында туа. Дин эшлеклесе улы. Башлангыч белемне туган авылында ала. Иләбәр, Сатыш (хәзер Саба районы), «Мөхәммәдия» (1908 елга кадәр) мәдрәсәләрендә укый, «Яшерен әдәби түгәрәк» һәм шәкертләрнең «әл-Ислах» яшерен сәяси оешмасы әгъзасы.
  • 1907–1914 елларда Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында, Акмулла шәһәрендә укыта. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1923–1925 елларда туган авылында мулла була, игенчелек белән шөгыльләнә. 1931 елның маенда кулга алына, 8 елга лагерьларга хөкем ителә (шартлы рәвештә). Соңыннан Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә яши. 1948 елда Казанда вафат була.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*