tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Тимерчән җирендә “Язгы моңнар” яңгырады
Яңа Тимерчән җирендә “Язгы моңнар” яңгырады

Яңа Тимерчән җирендә “Язгы моңнар” яңгырады

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бизәп, Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында “Язгы моңнар” фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестиваль-конкурста халкыбыз моңнарына, биюләренә, сәнгатьле укуга, уен коралларында уйнауга гашыйк булган, шул юлны дәвам итәргә теләп, төрле коллективларга, түгәрәкләргә йөрүче яшүсмерләр, балалар, урта һәм өлкән буын вәкилләре – татар халык иҗатын үстерүгә үз өлешен кертергә омтылучы милләттәшләребез катнашты. Алар Ульяновск өлкәсе, Чувашстан һәм Татарстан республикалары районнарыннан килгән иде. Җыр-моңнан, биюләрдән мәдәният йорты көне буе гөр килеп торды.

Чараны алып баручылар кечкенә генә аңлатма биреп, жюри әгъзалары һәм кунаклар белән таныштырдылар. Район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкинның сәламләү сүзен аның беренче урынбасары Николай Ливендеев җиткерде.

“Һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре бар, аларны үстерү – безнең бурычыбыз. Фестивальгә һәм жюри әгъзаларына уңышлар телим”,- диде ул.

Аннары җирле татар автономиясе рәисе Тәлгать Идиатуллов фестивальнең нигезләмәсе таләпләре, бүләкләү шартлары турында мәгълүмат биреп, бәйгене ачык дип игълан итте. Автономиянең музыкаль бүләген аның классташы – Чүти егете Әлфәрит Сабиров тапшырды. Халкыбызның “Син сазыңны уйнадың” җыры иде ул. Фестивальне менә шулай үзенчәлекле итеп башлап җибәрделәр.

Мәртәбәле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә дә вакыт җитте. Менә алар: халык уен кораллары буенча югары белемле белгеч, күп еллар Ульяновскиның Татар мәдәният үзәген җитәкләгән Гөлсинә Герасимова, бию буенча югары белемле белгеч, Татар мәдәният үзәгенең “Сембер” җыр-бию ансамбленә җитәкчелек иткән югары категорияле педагог Галина Парфенова, Языково бистәсенең мәдәният йорты җитәкчесе, вокал буенча белгеч Тамара Бекаева һәм Чынлы районы татар автономиясе рәисе Тәлгать Идиатуллов.

Җиде номинациядә яшь категорияләре буенча көч сынашу башланды. Чувашстаннан Ясминә Сыразетдинова, “Җәйге балачак” җырын башкарып, 7-9 яшьлекләр арасында 2 нче урынга чыкты. Шунысы куанычлы: репертуарлардагы җырлар бик тә уйлап сайланылган иде. 9-12 яшьлекләр дә сынатмады. Альбина Юсупова 1 нче урынга лаек табылды. Ә Чүпрәле сәнгать мәктәбе укучысы Рияз Җамалетдинов “Сиңа кайттым” җыры белән 2 нче урынны алды. Аннары 13-15 яшьлек кызлар эстафетаны дәвам итте. Бу категориядә катнашучы кызларның репертуары халкыбызның онытылмас җырларыннан гыйбарәт иде. Рәилә Ахмедова, “Ай, былбылым” җырын башкарып, 1 нче урынны, “Эх, кайтып бер җырлар идем”не башкаручы Чүпрәле сәнгать мәктәбе укучысы Азалия Сабирзянова – 2 нче урынны, Ульяновск шәһәренең “Патриот” креатив компетенцияләр үзәге җырчысы Ралина Мәхмүтова, “Әдрән диңгез” җырын яңгыратып, 3 нче урынны яулады. Кызлар булдырдылар! 26 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге җырчылар бар яктан да үрнәк булырлык иде – аларның киемнәре, сәхнәдә үзләрен тота белүләре, җырларны аңлап башкарулары сокландырды. Шулай итеп, бу категория җиңүчеләре дә билгеле – Буа кунагы Рузинә Бурнашева – 1 нче урынны, Чынлы районыннан Лилия Хәйретдинова һәм Чүпрәле районы җырчысы Ангелина Бельдякова “Ак калфакның тагылган чагы” җыры белән 2 нче урынны бүлештеләр. Кәшәдән Венера Алиуллова һәм Зур Нагаткинодан Камилла Мәхмүтова 3 нче урынга чыктылар. Аерым башкаручы осталарны вокаль ансамбльләр чыгышы алмаштырды. Аларның дөрес башкару осталыгы, матур киемнәре һәммәбезне дә шатландырды. Димәк, үзешчәннәрдә осталыкка омтылу теләге арта бара.

9-12 яшьлекләр арасында Сенгилейның С.Б.Неклюдов исемендәге сәнгать мәктәбе балалары чыгышы бик күркәм булды һәм 1 нче урынга лаек дип табылды. 13-15 яшьлекләр арасында Зур Нагаткиноның Советлар Союзы Герое В.А.Любавин исемендәге урта мәктәбенең Яңа Тимерчән корпусы “Дуслык” ансамбле “Кирәкми сугыш” җыры белән 1 нче урынга чыкты. Ә менә 26 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге җырчыларга бәя бирүе катлаулы булды, чөнки барлык башкаручылар да оста иде. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, Зур Нагаткино бистәсеннән “Асыл кызлар” группасына – 1 нче урын, Чүпрәледән килгән “Үрнәк” фольклор ансамбленә – 2 нче урын, Кәшә авылының “Чишмә” һәм Карсун районы Языково бистәсенең “Чулпан” ансамбленә 3 нче урын бирелде. Бу коллективларның эшләре сүнмәсен, сүрелмәсен, җырлап яшәргә язсын. Ә инде уен коралларында башкару осталыгында Миндания Якушева 1 нче урынга чыкты. Ул күрше Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылыннан матур көйләр алып килеп, тамашачыга тәкъдим итте. Яңа Тимерчәннән Илдар Хәйруллин 2 нче урынны алды. Эшеңдә уңышлар насыйп булсын, диясе килә бу актив егеткә.

Гармунчылар – баянчылар ансамбленә аерым тукталып үтми мөмкин түгел. Алар Чүпрәленең сәнгать мәктәбеннән килгән иде. Бу уен коралына игътибар итеп, шушы жанрны үстерүләре өчен генә дә иң зур бүләкне бирергә мөмкин һәм шулай булып чыкты да. Жюри әгъзалары бертавыштан аларга – оста гармунчыларга гран-при тапшыруны хуп күрделәр. Башлангыч бик матур, иҗат юллары озын-озак еллар дәвам итсен иде! Ә гран-прины – диплом белән кубокны, шулай ук акчалата бүләкне Чынлы районы татар автономиясе рәисе Тәлгать Идиатуллов үзе тапшырды.

Менә инде иң күп һәм көчле катнашучылар – биючеләр номинациясенә дә килеп җиттек. Бу номинация ике өлештән – ялгыз биючеләр һәм ансамбльләр чыгышын үз эченә алды. 7-9 яшьлекләр арасында Зур Нагаткино балалар бакчасы биючеләре Сәлим Абдулмәнов белән Ева Рахманова 1 нче урынны алдылар. 9-12 яшьлек биючеләр, Чүпрәле егет-кызлары – “Таң” халык җыр һәм бию ансамбле 1 нче урынга чыкты. 13-15 яшьлек биючеләрне түбәндәгечә бәяләдек: “Яшьлек” халык бию ансамбленә – 1 нче урын, “Шәл бәйләдем” җырына эшләнгән хореографик күренешне оста итеп башкарган Чынлы районы Мокрая Бугурна мәктәбе балаларына 2 нче урын бирелде. Бу яңа коллектив оста итеп, җырны аңлап, хәрәкәтләрне тигез, дөрес басып башкарды. Сүнмәсеннәр, сүрелмәсеннәр, гөрләп эшләсеннәр! Җитәкчеләренә рәхмәт, коллективның исеме дә матур, үзенчәлекле – “Туган тел” төркеме.

Ансамбльләр чыгышын ялгыз биючеләр алмаштырды. Сәхнәне 7-9 яшьлекләр категориясендә катнашучы Камилла Гобә йдуллина биләде. Кечкенә дә – төш кенә, диләр, нәкъ шулай булып чыкты да. Камилла 2 нче урынны алып кайтып китте. 13-15 яшьлек биючеләр арасында “Матур каен” биюе белән Самира Низамова – 1 нче урынны, Камилә Бахитова “Безнеңчә” биюе белән – 2 нче урынны, татар биюен башкарган Айнур Сөләйманов 3 нче урынны алды.

Сәнгатьле уку – фестиваль-конкурсның иң кадерле өлеше. Габдулла Тукайның туган көненә зур бүләк булды бу. Бик матур шигырьләр тыңладык һәм шулай итеп җиңүчеләр ачыкланды. 7-9 яшьлекләр арасында “Өч төсле байрак” шигырен Ульяновскидан Замир Мөдәрисов укыды. Киеме, үз-үзен тотышы, интонациясе, дөрес укылышы 1 нче урынга чыгарга тиешле икәнен күрсәтүче билгеләр иде. Ул кубок һәм 1 нче дәрәҗәле диплом алды. Безнең җирлектә булачак артист Айрат Арсланов үсә икән, дип сокландык. 13-15 яшьлекләр арасында Самира Сөләйманова – 1 нче урынга, Самира Салихова 2 нче урынга чыкты. Алар – Шыгырданның профессор Э.З.Фәизов исемендәге урта мәктәбе укучылары. Ә 26 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр номинациясендә Кәшәдән Таһирә Ганиева Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре белән – 1 нче урынга, Татар Согыты авылы вәкиле М.Җәлилнең “Ышанма” шигырен укып 2 нче урынга чыкты. Шигырь укучыларга без сокланып утырдык. Димәк, бу жанрны һәр фестивальгә аерым номинация итеп кертергә кирәк.

Шушы чараны әзерләүче район администрациясенә, мәдәният һәм мәгариф бүлекләренә, җирле татар автономиясенә, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына, спонсорларга, активистларга, сәнгать коллективлары җитәкчеләренә, һәрбер катнашучыга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң зур рәхмәт сүзләрен тамашачыга юллыйбыз.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*