tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Усман авылының китап укырга яратучылары «Әлифба» авторының музеена барды
Яңа Усман авылының китап укырга яратучылары «Әлифба» авторының музеена барды

Яңа Усман авылының китап укырга яратучылары «Әлифба» авторының музеена барды

«Әлифба» — һәр татар баласының беренче китабы. Укырга өйрәнү өчен җиңел, аңлаешлы китап. Яңа Усман авылының китап укырга яратучылары җыелып, Татар Байтуганы авылында урнашкан, «Әлифба» авторының музеена бардык.

Сәләй Вагыйзовның балачактагы исем-фамилиясе — Сөләйман Хәлиуллин икән. Ул Гатат белән Гайшә Вәгыйзовлар гаиләсендә тәрбияләнә. Аның тормыш юлы турында Нурания Минсахиевна бик кызыклы итеп сөйләде. Музейда Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, фотолары һәм шул чордан калган тормыш-көнкүреш предметлары бар.

Сәләй абый, Байтуганнан чыга торган юлда чана шуа идек, дип искә ала булган:

— Бервакыт малайлар белән чана шуарга чыгып киттек. Тау артыннан, икенче авыл ягыннан калын шәл ябынган бер апа бара иде. Мин чанага утырып таудан төштем дә, ул апа мине кочаклап алды. Белгән булсам, шул шәл астыннан беркайчан да чыкмаган булыр идем, миңа шундый рәхәт, җылы иде… Кесәсеннән тәм-томнар чыгарып, миңа биреп калдырды.

Шул апа тәм-томнар бирә торгач, ешрак чана шуарга чыга башладым. Кем белгән бит, ул бит минем үз әнием булган, — дип 90 яшьлек Сәләй абый елап сөйләгән. Әнисе аның белән күрешергә килеп йөргән.

Нурания апаны борчыган мәсьәлә — Сәләй Вагыйзовның үз әнисенең эзен табу. Күпме сорашса, эзләнсә дә, Гайшә апаның җирләнгән урынын таба алмый ул…

— Сәләй абыйның әнисе Гайшә күрше Усман авылыннан. Ире үлеп, баласын асрамага тартып алгач, кире туган авылына кайтып китә ул. Кайда җирләнгәне билгесез. Таныклыкта чын әти-әнисе Миңлегалим һәм Гайниҗамал дип язылган. Бәлки, ул яңадан башка кешегә кияүгә чыккандыр, балалар тапкандыр… Хөрмәтле авылдашлар, бәлки сездә бу хакта берәр хәтирә бардыр? Бүлешсәгез бик рәхмәтле булыр идек.

— Сәләй абыйның язмышы бик аянычлы, — дип басым ясый Нурания апа.

1942 елның язында ул фронтка киткән. 1943 елда Харьков шәһәре янында әсирлеккә эләгә. Әсирлектән азат иткәч, туган ягына ашыккан Сәләй абыйны халкына хыянәт итүдә гаепләп, төрмәгә җибәрәләр. Сәләй Вәгыйзов 2 ел әсирлектә, 10 ел ГУЛАГта була…

Ә инде репрессиядән соң Сәләй абый белән Рәмзия апаның шулай ук җиңел булмаган хезмәт юлы башлана…

Байтуганның бер урамы Сәләй Вагыйзов атамасы белән йөртелә, ә инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язгач, аның ярдәме белән 2016 елда Сәләй Вагыйзов музее ачыла.

Музей ачылганнан бирле монда кызыксынучылар күп килгән. Бу музейны ачуда, эшләтеп карап торуда Нурания апаның тырышлыгы зур.

Ул безне үзе кертеп җибәргән гадәтләр белән дә таныштырды. Һәр туган гаиләне ул туй көннәрендә музейга чакыра, гаилә бәйрәмнәре, Коръән табыннары үткәрә.

Вакыт бик тиз үтте, ә Нурания апаның сандыгында мәгълүмәт күп калды әле! Тәмле бал белән чәйләр эчеп, тагын килергә планнар кора-кора, саубуллашып кайтып киттек.

Нурания Минсахиевна, милләтебезне, телебезне саклауда шундый зур хезмәт алып баруыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтебезне әйтәбез. Нык исенлек, озын гомер телибез!

Яңа Усман авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*