tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Ярмәктә тантаналы рәвештә ял урынын ачу чарасы узды
Яңа Ярмәктә тантаналы рәвештә ял урынын ачу чарасы узды

Яңа Ярмәктә тантаналы рәвештә ял урынын ачу чарасы узды

Авылымның йөзен анда яшәүче кешеләр бизи. Туган авылымның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Безнең авылның кешеләре борынгыдан эш сөючәнлеге белән аерылып торган. Заманында тирә-як авылларга үрнәк булырлык итек бастыручылары белән, тегү-чигү эшләре белән, балта осталыклары белән дан казанган. Кырчылык белән, терлекчелекне әйтмим дә инде. Колхозлар булган чорда да гел алдынгы — гел беренчелекне яулап яшәделәр.

Хәзер инде авылда яшьләр әз кала, чөнки эш юк. Шуңа да авылымның хәле мөшкелрәк шул. Ул яшәсен эчен ниндидер эшләр башкарырга иде,  дигән уй белән яшибез…

Районыбызда күптән төрле программалар эшли. Ял итү урыннары ясау, спорт белән шөгелләнү урыннары… Аллаһыга шөкер, былтыр без дә ул программага эләктек.

Беренчеләрдән булып Эдуард Зәйдуллин эшкә алынды. Авылым диеп янып-көеп йөрүчеләрнең берсе. Ул узебездә генә түгел, тирә-як авылларда да ихтирамга лаеклы шәхес иде. Искә алулар дога булып барсын, урыннары йомшак, караңгы гүрләре якты булсын.

Төрле җирләрдән урыннар каралды, авылның уртасындагы шушы урынны сайлап алдык. Ярмәк администрациясендә дә безнең фикерне хупладылар. Менә мәчет янында менә дигән ял урыны пәйда булды.

27 августта ял урынын тантаналы рәвештә ачу чарасы узды. Әйтелгән вакытка халык агылды да, агылды…

Бәйрәм урыны бик тә килешле итеп бизәлгән. Табыннар әзер, кызларыбыз — уңганнарның уңганнары шул. Өстәл ризыклар белән сыгылып тора. Район вәкилләре дә күптән килделәр, үзешчән артистларыбыз да килеп җиттеләр.

Менә лента да киселде, бар халык та сәхнә янына җыелыштылар. Котлау өчен  беренче сүз район администрациясе вәкиле Сәлахов Руслан Амиловичка бирелде. Кадерле авылдашларым төрле рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ярмәк хакимияте башлыгы Шәйхетдинов Минсагит Низаметдинович та, мәдәният җитәкчесе Төхбәтшина Резедә Мөхтәбәровна да авыл халкын тәбрикләделәр.

Концерт дәвам итте. Өздереп матур җырлар җырланды. Гөлсинур апабыз Гафурованың авылыбызга багышланган шигыре йөрәккә май булып ятты инде. Биргән бит Ходай талантны, афәрин, шагыйрәбез, иҗат чишмәң сүнмәсен, исән-сау бул.

Хәлиуллина Флюрабыз да, молодец, ерак араны якынайтып, гел шулай безне шатландырып кына тора. Иии, гел шулай, иркәм, елмаеп яшә!

Венера апа җырлаганда күзләргә яшьләр килде. И-и-и, рәхмәт, апа, урам концертлары була дигәч тә, башка елларны берсүзсез килеп җитте, Балыклыдан бит.

Концерт барышында иң матур җырларын бүләк иттеләр: Динар Гарипов, Илшат Галимов, Линар Абсаттаров, Елена Гришина, Ольга Тихонова, Альберт Мингалимов. Рәхмәт барыгызга да.

Концертта катнашкан һәвәскәр артистларның һәрбер чыгышы алкышларга күмелде. Концертны алып бардылар сүз осталары Линар Абсаттаров, Гүзәл Нуртдинова. Тавыш көйләүче егетебез Эдуард Наилевич музыканы көйләп, әзерләп торды.

Концерт Ярмәк вагы белән тәмамланды. «Ак каен» ансамбле, и-и-и, рәхмәт тә соң…

Соңыннан зур табыннар тирәли иркенләп пылаулар, ашлар ашап, рәхмәтләр әйтеп, таралышты барча халык. Барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын, рәхәтләнеп ял иттек, аралаштык. Нинди рәхәт бит дөньяда яшәүләре!

Исәнлек-саулык, сәламәтлек барыбызга да, җан тынычлыгы. Күкләребез аяз, көннәребез кояшлы, тәннәребез айлы, дөньяларыбызга тынычлык иңсен дигән теләктә калабыз.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*