tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Йөректә Сабан туе гөрләде
Яңа Йөректә Сабан туе гөрләде

Яңа Йөректә Сабан туе гөрләде

Яңа Йөрекләр бәйрәм итә белә алар! Әйе, чынлап та бәйрәм итә белә. Шуны раслап 14 июнь көнне Яңа Йөрек пүчинкәсе авылларында зурлап Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр. Аллаһы Тәгалә дә көннең иң матурын бүләк иткән. Көн эссе булса да, ара-тирә җил дә искәләп куйды. Сабан туе, бу җирлеккә кергән халыкны, кырда эшләүчеләрне генә түгел, ә аларның туганнарын, якыннарын, танышларын һәм күршеләрен дә бергә җыйды.

Елның-елында бу җирлектә үтә торган татар халкының милли бәйрәме Сабан туен кызыксыну белән күзәтәм һәм сокланып кайтам. Үземнең туган авылым булганга түгел, андагы халыкка, комиссия әгъзаларына сокланам. Уйнарга дисәң, дәррәү керергә мөмкин, башка авылларда комиссия әгъзаларына кытлык булганда, бу авылда инде, үз авылларыныкы гына түгел, читтә яшәүчеләр дә бәйрәм үткәрергә булыша. Берсен алып берсен куя торган түгел. Ләкин арада бер кеше оештырырга тиеш. Шундыйлардан булган Илһам Рашит улы Гафиуллинга үземне кызыксындырган соравымны бирдем.

– Комиссия әгъзасы булырга ничек күндерә аласыз кешене?

– Ел саен була торган кешеләребез бар. Башта комиссия ир-егетләрдән генә тора дисәк тә була иде. Хәзер инде хатын-кызларыбыз да тартылдылар. Без үткәрмәсәк кем үткәрергә тиеш соң инде аны? Хәзер инде безне алмаштырырга яшьләр дә әкренләп үсә. Беркемнең дә бәйрәмне, гаиләсен калдырып кеше уйнатып ятасы килми, билгеле. Әйткәч тә билгеле сикереп төшмиләр, әзрәк ялынгач, риза булалар. Кайберләре читтә дә яшиләр инде. Туган авылыбызда бәйрәм матур булып, истә калсын дип тырышабыз, – ди Илһам Гафиуллин.

Әгәр дә уйнаучы кешеләр булмаса, комиссия кешеләре үзләре кереп уйныйлар, калганнар аларны караганнан соң уенга тартылалар. Ел саен монда төрле яңа уеннар кертелә. Бәлки шуңа күрә кеше уйный торгандыр. Бер Сабантуй да милли көрәштән башка узмый. Ул – Сабантуйга җыелган халык карарга ашыккан иң мавыктыргыч тамаша булгандыр, мөгаен. Гадәттәгечә, быел да көрәштә катнашучылар күп булды. Көрәш белән беррәттән җыр-моң да тынып тормады. Артистларның гына түгел, шушы авылда үсеп килүче яшь буынның да биюләре, җырлары башкарылды. Тирә- якның матур бизәлеше, көч һәм җитезлек буенча ярышлар, кунакчыллык һәм киң күңеллелек һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бүләкләр алу өчен иң зур күләмдә акчалата ярдәмне Марс авылыннан чыккан, хәзерге вакытта Рязань каласында үз эше белән көн күрүче Рамил Васил улы Хәлиуллин, колхоз рәисе Зиннәтулла Гыйниятулла улы Хәйруллин, авыл халкы һәм шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр биргәннәр.

Зур бәйрәм Сабан туе бетәргә өлгермәде, кичке концерт та башланып китте. Бәйрәмнең бу өлешен дә үткәрү өчен туган як халкына Рамил Хәлиуллин кичке концерт-дискотека бүләк итте. Авыл халкы, килгән кунаклар белән, Илнат Фәрхуллин һәм “Айфара” төркеме җырларына рәхәтләнеп биеделәр. Шушы бәйрәмдә катнашкан һәркем Рамил Хәлиуллинга һәм аның гаиләсенә саулык-сәламәтлек, матур тормыш һәм эшләренең уңышлы баруын теләп калдылар.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*