Уфаның «Артерия» күпфункцияле үзәгендә узган “Ufa.Tatar” форумында катнашучылар бергәләшеп әлеге сорауга җавап эзләде. Заманча форматта үткән чарада танылган җәмәгатьчелек эшлекләре, сәнгать, милли матбугат вәкиләре Казаннан килгән кунаклар белән берлектә татар милләтенең бүгенгесе, урбанизация чорында телнең һәм мәдәниятнең саклануы һәм үсеше турында сүз барды.
“Заманча шәһәрдә без кемнәр?” дип аталган пленар өлештә галим Әлфрид Бастанов, Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгышлары яңгырады.
“Заманча үз-үзеңне белдерү формалары: музыка, әдәбият, театр” дип аталган дискуссиядә хореограф, биюче, «Алтын битлек» халыкара милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, “Идел” яшьләр журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова, Нурихан Фәттахның оныгы яшь шагыйрә һәм җырлар авторы Зөләйха Камалова, язучы, шагыйрь, драматург, журналист Рәдиф Кашапов бүгенге матбугат, мәдәният һәм сәнгать турында фикерләре белән бүлеште. Залдан яңгыраган сорауларга җаваплар эзләде.
Аннан соң Зөләйха Камалова белән интерактивта чара кунаклары ясалма фәһем ярдәмендә шигырь дә язып карады, аны көйгә салып җыр буларак та яңгыраттылар. Ә Райнур Хәсәнов белән “Татарлар турында ясалма фәһем нәрсә уйлый?” дигән кызыклы сорауга җавапны ачыкладылар.
Шулай ук чарага килүчеләр “Зәйнәб” шифалы үләннәр чәе һәм чәк-чәк белән сыйланды. “Ихлас” җәмәгать киңлеге китап алмашу (буккроссинг) проектын оештырды. “Басмаларны өйләребездән “иреккә чыгарыйк” девизы астында теләге булган һәр кеше китабын киштәгә куя яки үзе белән алып китә ала иде.
Кыскасы, яңалык ишетергә омтылган татарлар бу җомганы әлеге заманча фикер алышу мәйданчыгында бик күңелле һәм фәһемле үткәрде.
Чыганак: omet-rb.com