tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңартылган һәйкәл ачылу тантанасында
Яңартылган һәйкәл ачылу тантанасында

Яңартылган һәйкәл ачылу тантанасында

Ялутор районының Рауды авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәм хезмәт фронтында катнашучыларга куелган мемориал яңартылды.

Һәйкәл Рауды авылы халкы акчасына, шулай ук РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев матди ярдәме белән төзекләндерелде.

Һәм, ниһаять, һәйкәлне ачу тантанасы узды.

Әлеге мөһим вакыйгага багышланган митингта Рауды авыл җирлегендә яшәүчеләр, Коктюль урта мәктәбенең «Ротибор» юнармиясендә катнашучылар, район хакимияте һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнаштылар.

Сугыш елларында Рауды авылыннан 108 кеше фронтка китә. Аларның 72 кешесе сугыш кырларында һәлак булып, чит җирләрдә күмелгәннәр. Бары 36 фронтовик кына Бөек  Җиңү яулап, туган якларына кайтканнар. Аларның күбесе үзләренең батырлыклары белән дан казанганнар. «Дан», «Кызыл Йолдыз», «Бөек Ватан сугышы» орденнары – сугышчан казанышлары өчен бирелгән бүләкләрнең бик аз исемлеге генә ул.

Һәйкәл ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Ялутор районы башлыгы урынбасары Любовь Цыганкова чыгыш ясады. «Мемориал яңа тормыш алды, без сугышчы-авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлнең икенче тапкыр тууына шаһит булабыз. Без халкыбызның сугыш вакытындагы батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз, киләчәгебез өчен гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәре йөрәкләребездә мәңге сакланачак. Бу һәйкәл — сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз өчен халыкның кайгысы һәм сугышның озын юлын узып, тыныч тормышны күтәрү өчен өйләренә кайткан авылдашларына мәңгелек рәхмәт сүзе булып торачак, – дип сөйләде.

Тантаналы чара барышында мемориалны төзекләндерүдә бушлай ярдәм иткән өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Эльмар Хәлитов, Радик Корманов, Александр Петров бүләкләнделәр. Шулай ук мемориал куюда актив катнашкан авылның 12 инициативалы ир-егете Рауды авыл җирлеге башлыгы Рифхәт Басыйровның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.Өлкәннәр көне уңаеннан авылның олы яшьтәге Закир абый Тачиев белән Зафирә апа Габделхәтова өлкә Думасы депутаты Владимир Ковин кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук митингта катнашучыларны Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев, «Илһам» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тимур  Нигъмәтуллин сәламләделәр. Алар чыгышларында халыкка Җиңү өчен һәлак булган һәм илебезнең якты киләчәге өчен көне-төне хезмәт иткән якташларын онытмаганнарына рәхмәт белдерделәр,  ветераннар турындагы тарихны буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Аннары мемориалга чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук чарада катнашучылар горурлык белән «Әтием каены» төбәк акциясенә кушылдылар, МХО зонасында һәлак булган сугышчылар истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар.

Акция кысаларында батырларча һәлак булган кече сержант Денис Калиевка яшь агач утыртылды.

Денис Мирсәет улы сапер-инженер гаскәрләрендә БТР йөртүчесе булып хезмәт иткән. Ике тапкыр яраланганнан соң аны штурмчы итеп күчерәләр. Хезмәттәге батырлыгы өчен Денис Калиев «Сугышчан батырлыклары өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.

Герой сержант Рауды авылында туган Алик Миначев, рядовой Илдус Тилмөхәммәтов батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен үлгәннән соң «Батырлык» орденнары белән бүләкләнәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*