tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңарыш»: Гөлнара Калиева шигырьләрендә себер татар телен саклап калу темасын күтәрә
«Яңарыш»: Гөлнара Калиева шигырьләрендә себер татар телен саклап калу темасын күтәрә

«Яңарыш»: Гөлнара Калиева шигырьләрендә себер татар телен саклап калу темасын күтәрә

Төмәннең «Янарыш» газетасында Розалия Александрованың (Бәширова) «Шигырьләре мәхәббәт турында» дигән язмасы чыккан.

«Төмән татар мәдәният үзәгендә Гөлнара Калиеваның «Кәпләп пөтмәгән уйларым» исемле бишенче шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Бу чарага себер татар шагыйрәсе үзенең якыннарын, дусларын, каләмдәшләрен, иҗатын яраткан укучыларын чакырды.

Презентацияне филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Максим Сагидуллин ачып җибәрде. Ул шагыйрә һәм аның иҗаты турында сөйләп, җыелган кунакларны таныштырып китте, шигырьләренә анализ ясады.

Аннары сәламләү сүзе белән Төмән өлкәсенең себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүсия Марганова чыгыш ясады. Язучы, шагыйрә, Төмән өлкәсенең себер татар язучылары берлегенең җитәкчесе Клара Кучковская, каләмдәшләре – шагыйрәләр Дилә Хәбибуллина, Гыйльминур Катаргулова-Давалева Гөлнараның иҗатына, шигырьләренә югары бәя бирделәр.

Шагыйрь Сәгыйт абый Сагитов, үзенең яше һәм тәҗрибәсе югарылыгыннан, Гөлнарага шигырь язу үрнәкләрен, киңәшләрен әйтте. Себер татарларының җәмәгать эшлеклесе Әнәс абый Гаитов щулай ук шагыйрәнең иҗатына карата фикерен белдерде. Җырчы, композитор Мөнирә Хөснетдинова Гөлнараның шигыренә салынган бик матур көйле җыр җырлап китте. Шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Антонина Маркова берсен сөйләп күрсәтте.

Гөлнара Калиеваның иҗатында төп урынны мәхәббәт ала, дип күп мәртәбә язылды, сөйләнде. Бу темага яңа чыккан шигырьләр җыентыгында да урын бирелгән. Мәхәббәт аның якыннарына гына түгел, шулай ук туган ягына, аның табигатенә, авылына, туып-үскән йортына юнәлтелгән. Шигырьләрендә аның бөтен дөньяны, яшәешне яратуы чагыла. «Нәрсәне күрәм, шуны язам», – дип әйтә шагыйрә. Үсемлекләр, гөлләр, чәчәкләр турында язарга ярата. Бу дөньядан киткән әти-әнисенә, бала чакларына багышлап язылган шигырьләре дә күп. Ул хыялында бала чакларына кайтып килә һәм укучыларын да бергә алып китә.

Яңа китабында яңалык та бар – бәет. Ул махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган солдатка багышланган. Бәет дошманга нәфрәт уята, башын салган яшь егетне кызганып, йөрәкне сызландыра. Сугыш темасына тагын бер яңа шигырь – «Инә паласын көтәте». Шагыйрәнең авылдашы, каләмдәше Сачитә Кучарованың догалар укып, улының исән-сау кайту теләген тыңлаганнан соң, шул шигырь туа. Шигырьләрендә – чынлык. Юмор белән язылган шигырьләре дә бар.

Гөлнара Калиеваның иҗатында тагын бер бик актуаль тема бар, бу – себер татар телен саклап калу. Шагыйрә җаны, бөтен күңеле белән туган себер татар телен ярата. Ул телнең югалуыннан, онытылуыннан бик курка, борчыла.

Шагыйрәбез йөрәк һәм күңел түреннән чыккан уйларын, фикерләрен, сорауларын, эзләнүләрен шигырь юлларына сала. Шигырьләрен язарга аңа туган якларының һавасы, табигате, аккан сулары, сайраган кошлары, якыннары һәм дуслары көч-куәт бирәләр. Гөлнара үзенең иҗаты белән безне яшәргә, кешелекле булырга, туып-үскән якларны яратырга, якыннарыбызны онытмаска, үзебезнең телебезне яратырга өйрәтә.

Тирән эчтәлекле шигырьләрең өчен рәхмәт сиңа, шагыйрәбез. Син безнең, себер татарларының йолдызы».

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*