17 сентябрь көнне 15 төбәкнең туган якны өйрәнүчеләре, тарихчылары, журналистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкчелегендә 12 көнлек сәяхәткә кузгалдылар.
X Евразия Идел буе – Каспий Фәнни – төбәк тарихын өйрәнү форумы – 2024тә газетабыз да катнаша. Туган якны өйрәнүчеләр Пенза өлкәсе Усть-Уза (Оз) авылында эшлекле, тарихи сәфәрдә булдылар инде. Бүген тарихи сәяхәт, конференция Саратов шәһәрендә дәвам итә. Алга таба сәяхәтчеләрне Волгоград шәһәре, Астрахань өлкәсе, Казахстанның Атыратау өлкәсе, Җаек шәһәре, Самара өлкәсе кабул итәчәк.
Сәяхәтнең беренче тукталышы — Пенза өлкәсенең Шемышейка районына керүче татар авылы Оз – Усть – Узада узды. Ул Шемышейкадан 10 км ераклыкта урнашкан.
Әлеге авыл нәрсәсе белән истә калды соң? Бу җирлектә рус, татар, мордва халыклары бик дус гомер итә. Мордва (мукшы) халкының милли киемнәре бик үзенчәлекле.
Әлбәттә, биредәге халыкның Пенза сүзендә ‘а’ хәрефенә басым ясап әйтеп сөйләшүләре, “аптырамагыз’ дигән сүзне еш кулланып, хөрмәт итү йөзеннән еш әйтүләре. Аш-суның үзенчәлекле булуы да кызыксындырды. Күп җирләрдә ‘кош теле” дип аталган ризык, монда төче катлама дип атала. Төрле төбәкләрдә “кабартма” дип аталганы – ачы катлама дип йөртелә. Кабак боткасын да борынгы рецепт буенча әзерлиләр икән.Тарихны барлау, саклау ягыннан шаккаттырган үзенчәлек – 5 томлык Пенза өлкәсе татарлары тарихы китаплары. 5 нче томы Бөек Ватан сугышына багышланган. Өлкәдәге 47-48 татар авылына өчәр- дүртәр барып, тарихны барлаганнар Фатыйх Зюзин белән Рәшид Алюшевлар.
Чарада җирле ансамбльләрнең өч телдә чыгыш ясауларын да билгеләп үтәргә кирәк. Аеруча “Чишмә” ансамбленең “чиләк” сүзен әйтеп җырлаганда чыкылдаулары күңелгә ятты. Мукшы телендәге җырны да рәхәтләнеп тыңладык. Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева катнашучыларга да, җирлектәге кешеләргә дә үзенең матур җырлары белән зур бер бәйрәм ясады.
Туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә Мәскәү кунагы тарихчы Марат Сәфәровның, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның катнашуы чарага дәрәҗә өстәде. Әмма ләкин әлеге авылда авыр минутлар да булды…
Махсус операция үтәгәндә геройларча һәлак булган ике егеткә – Рафаил Бәхтияровка һәм Рамил Әмировка мемориаль такта ачу митингы һәркемне дулкынландырды. Мәдәният йортының стенасындагы ике такта янына кабат икәү өстәлде. Эх, егетләргә әле 40-50 яшьләр генә, яшисе дә яшисе…Хуҗаларга кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп без дә юлга кузгалдык. Бар да әйбәт, ләкин миңа калса татар теле генә аз яңгырады кебек…
Рәфилә Рәсулева,
Иҗау шәһәре, “Яңарыш” газетасы