Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән котлыйбыз! Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен иде! Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын, 2021 ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!
Баш бит / Яңалыклар / “Яңарыш” Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый газетасы баш редакторы Алсу Сәгыйтова Яңа 2021 ел белән котлый!