Яңа китап басылып чыгу – ул һәрвакыт зур вакыйга. Ә инде тарихи, документаль китап чыгу – икеләтә мөһим вакыйга, чөнки андый китап киләсе буыннар өчен мирас булып калачак һәм шуңа да аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Безнең төбәктә, белгәнебезчә, 34 татар авылы бар, шуның яртысы турында китаплар язылган, димәк, ике дистәгә якын татар авыллары тарихы югалмас дигән сүз. Бу өлкәдә эш дәвам итә һәм үткән ел ахырында гына Яндавишча мәктәбенең тарих укытучысы Нәфисә Мусина авторлыгында “Ендовищи село в татарской степи” дип аталган ике томлык бик матур, эчтәлекле китап басылып чыкты. Бу китаплар – күпьеллык зур хезмәт нәтиҗәсе һәм Нәфисә Абдулахатовнага моның өчен “афәрин” диясе генә кала.
Нәфисә ханым 43 ел стажлы, тәҗрибәле педагог, шуның 32 елын җитәкче вазифасын үтәгән – 16 ел балалар бакчасы мөдире, 16 ел мәктәп директоры булып торган. Укытучы эше бит бик мәшәкатьле, җитәкченеке аннан да мәшәкатьлерәк, әмма Нәфисә яраткан җан шөгыленә вакыт таба. Тулаем алганда, ул бу китаплар өстендә дистә елдан артык эшләгән, архивлардан, төрле сайтлардан, белешмәләрдән, тарихи китаплардан мәгълүмат җыеп туплаган, аны бит әлдә системага салырга да кирәк. Кыскасы, бик күп көч, тырышлык таләп иткән хезмәт куелган, үзләре шундый китап чыгарганнар гына аңлый аны.
256 битлек беренче томда авылның барлыкка килү тарихы, дини тормышы, мәгариф үсеше, колхоз булдыру тарихы, авылның сугыштан соңгы чоры, администрация тарихы чагылдырылган. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга зур урын бирелгән,төрле чыганаклардан күренгәнчә, Яндавишчадан анда 195 кеше катнашкан. Репрессия корбаннарының да тулаем исемлеге бар. Әлбәттә, чыгышлары белән Яндавишчадан булган күренекле милләттәшләр турында да фотолары белән мәгълүмат бар. Әфган сугышы, Чечен Республикасында террорчыларны юк итү операциясендә катнашучыларның да фотолары урын алган.
Кыскасы, китапның беренче томын Яндавишча авылының тулы белешмәсе дияргә була.
Ә 614 битле калын икенче томы авыл-ның “Үлемсез полк”ына багышланган. Яндавишчадан Бөек Ватан сугышына 626 кеше алына, шуның 287се һәлак була, хәбәрсез югала һәм концлагерьларда үлә. Күрсәткән батырлыклары өчен 236 яндавишчалы орден-медальләр белән бүләкләнә. Һәм менә шул 626 кеше турында биредә тулы мәгълүмат бар – кайда туган, кайчан сугышка алынган, кая хезмәт иткән, нинди хәрби бүләкләре бар. Кайберләренең фотолары да урнаштырылган, бик күп документларның копияләре урын алган.
Үткән атна ахырында, 7 февраль көнне, Яндавишча мәктәбендә китапның презентациясе узды. Аны өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче крайны өйрәнүчеләр клубы, шәхсән аның җитәкчесе, Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова оештырды, әлбәттә, мәктәп коллективы ярдәме белән. Анда күбесенчә төбәк тарихы белән кызыксынучылар, аны өйрәнүчеләр, шулай ук Кызыл Октябрь округы администрациясе вәкилләре катнашты.
Чараны ачып җибәргәч, Әлфия Хай-дәровна беренче сүзне авыл имамы Әнәс Ситдековка тапшырды. Әнәс хәзрәт үзенең хәер-фатихасын биргәч, округ мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаилов та китап авторына, оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Яндавишча тугыз еллык мәктәбе Уразавыл урта мәктәбенең филиалы булып тора һәм аның директоры, кайчандыр үзе дә шушы мәктәпне тугыз ел җитәкләгән Фәрит Хайруллин Нәфисә ханымны ихластан котлап, хезмәтен югары бәяләде һәм киләчәктә бу өлкәдә эшләве тагы да нәтиҗәлерәк, уңайлырак булсын өчен, ноутбук бүләк итте, тарих, крайны өйрәнү өлкәсендә куйган олы хезмәтен, балаларга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешен исәпкә алып, Рәхмәт хаты тапшырды.
Кызыл Октябрь округының мәгариф комитеты рәисе Рауф Ваһапов округ җи-тәкчелегенең дә котлау-рәхмәтләрен җиткереп, Нәфисә ханымның башкарган эшен югары бәяләде.
Өлкә татар автономиясе рәисе Мир-зәхләм Абдулганиев та китапны югары бәяләп, соңгысы булмасын, дигән теләк белдерде.
Тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова бертөрле анализ ясап, Нәфисә Абдулахатовнага киңәшләрен бирде һәм үзенең ике китабын бүләк итте.
Автор үзенең чыгышында китапларны язу тарихы, ничек итеп мәгълүмат җыюы турында сөйләде һәм аларны бастыруда финанс чыгымнарны каплаган “Алга Транс” җәмгыяте генераль директоры Дамир Измайловка, аның ярдәмчеләре Илдус Ганиев белән Илдар Калимуллинга мәгълүмат җыюда булышкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Алары зурдан – ул хәзер хуҗалык китаплары (похозяйственная книга) белән эшли һәм туган авылының һәр кешесе турында кыскача итеп китап-сүзлек тупларга хыяллана.
Нәфисә ханымның хезмәт яратуы сок-ланырлык, ул бер генә дә тик тормый. Мәктәптәге бер бүлмәдә татар халкының көнкүрешен чагылдырган байтак экспонатлар тупланган, шул ук “Үлемсез полк” докуменлары зур, калын папка тәшкил итә. Коридорның бер диварын “Стена памяти” алган, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан 164 авылдашының фотолары урнаштырылган. Кызганычка, күбесенең фотосы юк, ул заманда бит фотога төшү мөмкинлеге бар кешедә дә булмаган. Әлбәттә, фотолар, экспонатлар, мәгълүмат җыюда аңа укучылар, мәктәп коллективы, авыл халкы зур ярдәм күрсәткән. “Балалар бик зур кызыксыну белән башкара бу эшләрне, Аллаһыга шөкер”, – ди Нәфисә ханым.
Кичәне йомгаклап, Әлфия Хайдәровна авторга рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Аралашу чәй табыны артында дәвам итте һәм Нәфисә ханым барлык катнашучыларга китапларын бүләк итте.
Тулаем алганда, бик җылы, кызыклы очрашу узды һәм авторга, крайны өй-рәнүчеләр клубы әгъзаларына, кунакчыл Яндавишча мәктәбе коллективына зур рәхмәт.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотосы.