tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яндавишча­да “Сабыйлар” бәйрәме узды
Яндавишча­да “Сабыйлар” бәйрәме узды

Яндавишча­да “Сабыйлар” бәйрәме узды

Сабантуйлар быелга тәмам дип язып чыккан булсак та, алар әле дә булса дәвам итә, чөнки үткән атнада, 6 август көнне, ТҮбән Новгород өлкәсендәге Яндавишча­да узган “Сабыйлар” бәйрәме үзенә бер Сабан туе булды – төрле ат­тракционнар, сату нокталары, уеннар, концерт – барысы да милли бәйрәмебездәге кебек иде. Тик зур  Сабантуйлардан аермалы буларак, биредә балалар өчен аттракционнар, татлы мамык, попкорн, туңдырма оештыручылар исәбенә бушлай иде. Ә төп оештыручыларның берсе булып биредә туып-үскән, хәзер башкалада яшәүче Хадис Котдусов чыккан, бер төркем яшьләр бар эштә дә ярдәм күрсәткән.

“Элегрәк елларда без, яшьләр, бала-чага өчен бәйрәм оештыра идек, аннары коронавирус чире таралып, пандемия башлану сәбәпле уздырылмый торды. Ниһаять, бу матур традицияне дәвам итәргә булдык, җәен бит авылда балалар да күп була. Быел тагын бер сәбәп чыкты – ул да бул­са авылыбызның 420 еллыгы. Оештыру эшләрендә ярдәм итүчеләр байтак булды, ә финанс чыгымнарны тулаем диярлек үз өстемә ал­дым. Авылдашыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә апа Фатехова, тормыш иптәшем Адилә дә зур ярдәм күрсәттеләр, алар белән киңәшләшеп, олылар өчен дә концерт оешты­рырга булдык”, – дип сөйләде Хадис Рәшит улы.

Бәйрәм 14.00 сәгатькә билгеләнгән иде һәм шул вакытка олысы-кечесе авыл үзәгендәге мәйданны тутырып җыела баш­лады, тирә-як авыллардан да килүчеләр булды. Бала-чага рәхәтләнеп батутларда сикерде, карусельдә әйләнде, нәни поезд­да йөрде, тәм-томнар белән сый­ланды, ә олылар сәхнә алдында махсус куелган зскәмияләргә утырышып, мәдәни өлешне көтте.

15.00 сәгатькә билгеләнгән тантаналы ачуны һәм концертны бик матур итеп Мәскәүдә уз­ган “Татар кызы-2018” бәйгесе җиңүчесе Адилә Котдусова алып барды.

Һәр изге эш догадан башла­на, биредә дә искәрмә булмады һәм беренче булып авыл имамы Әнәс хәзрәт Сетдеков бәйрәмгә үзенең хәер-фатихасын бирде, аннары Наилә ханым Фатехова, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Руфат Әббәсов, клуб мөдире Надирә ханым Сәйфетдинова халыкны бәйрәм белән котлап, күңелле ял теләделәр, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

“Иҗади FEST” дип аталган балалар фестивалендә дистәдән артык егет-кыз җыр-биюдә, му­зыкаль инструментларда уйнауда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәскәүдә яшәүче мәдәнәле якташыбыз, билге­ле гармунчы Рушан Люкманов тәрбияләнүчеләренең чыгыш­лары да бик матур булды. Бала­лар концерты катнашучыларның Наилә Фатехова белән бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Барлык катнашу­чы балаларга оештыручылар исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Аннары Надирә ханым ярдәмчеләре белән милли уеннар оештырды – бала-чага капчык киеп, күкәй салынган кашыкны кабып узышты, канат тартуда һ.б. ярышты. Биредә дә кем дә бүләксез калмады.

Шул ук вакытта сәхнәдә зур концерт барды. Наилә Фатехова, Татарстаннан Ринат Рәхмәтул­лин, Мәскәүдә яшәүче мәдәнәле Рафек Вәлитов, авылдашла­ры, танылган җырчылар  Рената һәм Рифат Ильясовлар, Рушан Люкманов матур җырлары, про­фессиональ башкарулары белән тамашачыларны сөендерде, теләгәннәре сәхнә алдында рәхәтләнеп биеде дә. Концерт­та байтак җирле үзешчәннәр дә катнашты.

Бәйрәм концерты кичке сигезләргә кадәр дәвам итте һәм Ринат Рәхмәтуллин катнашын­дагы күңелле дискотека белән тәмамланды. “Туган авылымда балалар өчен шундый матур бәйрәм оештырылуы белән мин чын күңелдән горурланам, ини­циатив төркемгә, Хадиска һәм Адиләгә зур рәхмәт, киләчәктә дә Ходай Тәгалә шундый бәйрәмнәр уздырырга язсын”, – дип үзенең фикере белән урта­клашты Наилә ханым Фатехова.

Әйе, оештыручыларга рәхмәттән гайре сүз юк, бала-чага­ны шатландырган өчен күпләп әҗер-савабын алсыннар дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*