Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шәһәребезнең җыр-моңга сәләтле, халык көйләрен, җырларын яраткан, талантлы иҗади шәхесләрен җыйган “Себер нурлары” ансамбленең отчет концертына шәһәр тамашачылары җыелды.

Шәһәрдә татар үзешчән төркемнәренең саны күп түгел. “Себер нурлары” халыкка алтынчы ел хезмәт итә. Бу ансамбльне оештыручы, даими җитәкчесе Д.Н.Әбсәламова үз эшен яратып, аңа бөтен көчен, талантын биреп башкара. Милли костюмнар тектерү өчен иганәчеләр табып, җырчыларын шатландырды. Ансамбльдә татар сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән, милләтпәрвәр җырчылар катнашалар: Тәскирә Авнякова, Әлфия Майгадарова, Зөлфинур Юмашева, Лариса Җәмилова, Рәйсә Плесская, Гали Сәитов, Нәркис Нигъмәтуллин, Роберт Сәитов. Халкыбызның матур көйләрен халыкка бүләк иткән, табигый сәләт иясе, ансамбльнең оста баянчысы Азат Абдуллинның да чыгышларын тамашачылар яратып тыңлыйлар. Хатын-кызлар ансамбле, дуэт, квартет, соло-аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. “Себер 
Алар шәһәр, өлкә, регионара фестиваль-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да алалар. Концерт дәвамында ансамбльдә җырлаучыларның иҗат уңышлары экраннан күрсәтелеп барды. Халык җырларын башкаручылар: Тәскирә Авнякова, Зөлфинур Юмашева, Рәйсә Пилесская булдылар, Гали Сәитов башкаруында “Кыр казлары”, Әлфия Майгадарова башкаруында “Ак чәчәкләр”, Роберт Сәитов белән Динара Әбсәламова башкаруында “Чулпан”, “Кайда син, гармун” җырлар, замана җырларын башкаручылар Лариса Җәлилова, Нәркис Нигъмәтуллин тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте, мәхәббәтен яуладылар. Коллегаларын котлап шәһәребезнең талантлы җырчысы Хәсән Хучашев “Гармунчы” җырын башкарды. Бу чараны “Мирас” бию ансабленең чыгышы бизәде. Сәхнәдән җирле шагыйрә Галия Абайдуллина “Себер нурлары”на багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде, шәһәр милли мәдәни автономия әгъзасе Гөлҗиһан апа Закирова талант ияләренә котлауларын, җылы теләкләрен юллады. Алар татар мәдәниятебезне, җыр-моңнарыбызны саклауда зур өлеш керткән ансамбльнең җырчыларына, тамашачыларын хөрмәт итә белгән талантлы җитәкчеләренә матур сүзләрен кызганмадылар. Бу көн ансамбльнең солистлары Тәскирә апа Авнякова 60 яшь юбилеен, Лариса Җәлилова туган көнен каршы алдылар. Аларга котлауларыбызны юллыйбыз, иҗат уңышларын телибез. Мәдәни чараны сүз байлыгы шаян сүзләргә бай булган Рузалия Курманалиева оста алып барды.
Римма Умитбаева, Тубыл