Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы 25 мартта Яр Чаллы 15нче санлы балалар иҗат йортында узды.
Чаллы шәһәренең төрле мәктәпләреннән килгән сәләтле укучылар нәфис сүз номинациясендә үз осталыкларын күрсәттеләр, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы балаларның чыгышларын бәяләүдә жюри әгъзасы булып катнашты, китаплар бүләк итте.