ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда ифтар мәҗлесе үтте
Яр Чаллыда ифтар мәҗлесе үтте

Яр Чаллыда ифтар мәҗлесе үтте

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Төньяк-көнчыгыш зонасындагы җирле оешмаларның ифтар мәҗлесе үтте. Чара Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашлыгында узды.

Ифтар мәҗлесенә Төньяк-көнчыгыш җирле оешмалар җитәкчеләре, әлеге районның имам мөхтәсибләре, хәләл ризык җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар, мөхтәрәм шәхесләре чакырылган иде.

Шулай ук биредә Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш районнарыннан вәкилләр килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*