tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда Рәис Беляевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр
Яр Чаллыда Рәис Беляевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр

Яр Чаллыда Рәис Беляевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр

Бүген, 13 гыйнвар, Яр Чаллыда Рәис Беляевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Р.К. Беляев истәлегенә барельефка чәчәкләр салу тантанасында һәм тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы катнашты.

Беляев Рәис Кыям улы партия административ эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, шулай ук Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы. 1970-84 елларда КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре. 1984-87 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.1987-96 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры.

Бүген Рәис Беляевка 90 яшь тулган булыр иде .Рәис Кыям улы ундүрт ел Чаллыда эшли, аның җитәкчелегендә КамАЗ заводлары бик тиз төзелә, башлаган урында, чиста кырда заманча шәһәр үскән.

Ул 1996 елда вафат була һәм шәһәр тарихында якты эз, аны белгән кешеләр арасында яхшы истәлек калдырырга өлгерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*