tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда «Сабан туе гүзәле-2024» шәһәр бәйгесе үтте
Яр Чаллыда «Сабан туе гүзәле-2024» шәһәр бәйгесе үтте

Яр Чаллыда «Сабан туе гүзәле-2024» шәһәр бәйгесе үтте

Ел саен үткәрелә торган «Сабан туе гүзәле» шәһәр бәйгесе Чаллы шәһәре яшьләре арасында татар милли мәдәниятен, йолаларын һәм традицияләрен үстерү һәм пропагандалау максатында үткәрелә. Бәйгедә татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек кызлар катнаша.

«Сабан туе гүзәле»  шәһәр бәйгесе 1993 нче елдан башлап ел саен «Сабантуй» милли бәйрәме алдыннан үткәрелә.

Бәйгенең сайлап алу туры 3 нче майда «Энергетик» мәдәният сараенда (кече залда) узды.

13 нче июньдә 18:30 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең 30 нчы юбилей финалы узды. Быел бәйге финалында 10 кыз очрашты. Гүзәл затлар арасында урта белем бирү учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары хезмәткәрләре бар. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте һәм татар милли күлмәкләрен тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең жюри рәисе-Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе – Фәрит Шәүкәт улы Салахов.

НГПУның индустриаль-педагогик колледжы студенты, 16 яшьлек   Әминә Гаянова «Сабан туе гүзәле» шәһәр бәйгесе җиңүчесе дип табылды.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*