tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда тантаналы вакыйга
Яр Чаллыда тантаналы вакыйга

Яр Чаллыда тантаналы вакыйга

10 апрель көнне эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе  Ирек Илдус улы Шәрипов Яр Чаллы шәһәрендә булды.
2005 елдан бирле Яр Чаллыда Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» журналы тарафыннан Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшырылды. Әлеге премияне гамәлгә куючылар: «Чаллы Икмәге» җәмгыяте генераль директоры Рафаил Юнысов, «Ильфа» (Туймазы, Башкортостан) җәмгыяте генераль директоры Фәнир Галимов, Яр Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров һәм язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы җирле үзидарә рәисе Факил Миңнехәмәт улы Сафин.
Быелгы премияләр тапшыру тантанасы 16нчы санлы мәгариф үзәгендә булды. Тантанага шәһәр җитәкчеләре, Казаннан, Уфадан, Яр Чаллыдан мәртәбәле язучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессы активы, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Әйтергә кирәк, үткән ел гына сафка баскан үзәкнең 800 кешелек залы шыгрым тулы иде.
Иң элек тамашачылар «Мосфильмда» «ТатарКино» тарафыннан Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» пьесасы буенча куелган кинофильм карадылар (режиссеры – Салават Юзеев, продюссер – Миләүшә Айтуганова), икенче өлештә 2024 елда «Мәйдан» журналында басылган әсәрләре өчен Фирүзә Җамалетдиновага, «Мәйдан» журналында озак еллар хезмәте өчен фотокорреспондент Николай Тугановка, Илдар Юзеев иҗатын пропагандалаган өчен кинорежиссер Салават Юзеевка Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшырылды. Яр Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе Рамил Хәлимовка татар матбугатына күрсәткән зур ярдәмнәре өчен «Татмедиа»ның рәхмәт хаты, Илдар Юзеев премиясенең дипломы һәм медале тапшырылды.
Тантанада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*