tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яран гөле бәйрәме
Яран гөле бәйрәме

Яран гөле бәйрәме

Татар халкы элек-электән тәрәз төпләрен яран гөлләр белән бизәгән. Бу гөлләр һәр йортка ямь өстәгән, күңелгә тынычлык биргән, хуҗабикәләрнең уңганлыгын да күрсәткән. Менә шул борынгы матур традицияне искә алып, Байлангар мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасы инициативасы белән “Тәрәз төбем саен яран гөл” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.

– Районда беренче тапкыр шушындый күргәзмә-бәйге үткәрергә булдык. Байлангар мәдәният йорты мөдире Минзәлия Әһлиуллина аны бик тиз генә күтәреп алды. Чыннан да, татар кешесе турында сөйләгәндә иң элек тәрәз төбе саен яран гөл үсеп утырган өй күз алдына килә. Ә каян килгән соң безгә бу гөл? Аның тамырлары Көньяк Африкага барып тоташа икән. 250дән артык төре бар. Англия, Германия бакчаларында үскән, тора-бара безнең илгә үтеп кергән һәм яран шаукымы башланган, – дип, тарихи мәгълүматларга тукталды район “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.

Яран гөл татар хатын-кызлары өчен гади гөл генә түгел, ә күңел матурлыгының, тәртипнең һәм уңганлыкның символы булып саналган, дип билгеләп үтте Минзәлия Әһлиуллина.

– Тәрәз төбендә чәчәк аткан яран гөле – йорттагы җылылык, татулык һәм ямь билгесе. Шулай ук аның сәламәтлек өчен дә файдасы бик күп. Шуңа күрә дә бу гөлне һәр авыл хуҗабикәсе яратып үстергән, аны балаларына да кадерләп тапшырырга тырышкан, – диде ул.

Уңган хуҗабикәләр бәйрәмгә утыздан артык яран гөле алып килгәннәр иде. Чара барышында алар яран гөлләренең төрләре һәм аларны тәрбияләү серләре белән танышты. Шулай ук һәркем, үзе үстергән матур гөлләрен күрсәтеп, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Иң тырышлар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде: “Иң күп гөл үстерүче”, “Иң күп сорт яран үстерүче”, “Иң матур гөл үстерүче”, “Яран гөл турында иң күп белүче”.

Матур яраннар үстерүчеләр арасында Мөршидә апа Шакирова да бар иде. Ул үзе чыгышы белән Казаннан икән. 1968 елда яшь белгеч, педагогия институтын тәмамлап, Байлангарга эшкә кайткан. Балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Шушында булачак хәләл җефете белән танышып, тормышка чыккан. Ире хәрби кеше булган, аның белән бик күп җирләрдә йөрергә туры килгән. Аннары яңадан Байлангарга кайтып төпләнгәннәр. Авылны яратам дип сөйләде Мөршидә апа.

– Ялгыз калгач, үзеңне ни белән булса да мавыктырырга кирәк, эшсез торып булмый. Ярый әле бакча, гөлләр бар. Ялгызлыкның беренче елларында мәдәният йорты бик нык ярдәм итте. Бөтен концертларга йөрдем, “Ак калфак” оешмасы үзенә җыйды, кул эшләренә, чигәргә өйрәндек. Авылда бик рәхәт, авыр вакытта да ялгыз калмыйсың, – диде ул.

Мөршидә апа яран гөлләрен бик ярата. Ул аларны кайнанасының истәлеге итеп саклый, үзенчә тәрбияли.

– Кайбер кешеләр яран гөлләрен берничә ел тота. Ул сабакка китә, озын булып үсә, ә чәчәкләре кими. Ә мин аны яз көне урамга чыгарам да ботакларын сындырып утыртам. Ул җәй буе чәчәктә утыра. Көзен исә өйгә алып керәм дә кыш буе чәчәктә утыра. Яран гөлгә су һәм кояш кына кирәк. Мин үзем дә кояш, яктылык яратам, – диде Мөршидә апа.

Байлангар авылының абыстае Гөлфия Газизуллина чарага үзенең чиккән әйберләрен алып килгән иде. Ул чигәргә кечкенә чагында ук өйрәнгән була, әмма пенсиягә чыккач кына бу эшкә ныклап алынырга вакыт таба. Арада ниләр генә юк: ашъяулык, намазлык, яулык, шарф, тәрәзә пәрдәләре… Алар барысы да күз явын алырлык аллы-гөлле төсләр белән бизәлгән.

– Рәхәтләнеп, җырлый-җырлый чигәм. Бу вакытта бөтен борчулар онытыла, күңелләр җиңеләеп китә, – диде ул.

Кичәнең икенче өлеше дә бай эчтәлекле булды: авыл остабикәләре пешереп алып килгән кабак һәм ташкабак, мич коймакларының тәмен бәяләү кичәне тагын да ямьләндерде. Җыр-бию, гармун моңнары, җылы аралашу бәйрәмгә килгән һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

Ризилә КОРБАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*