tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яркәү районы Кызыл Яр авылында заманча яңа мәктәп ачылачак
Яркәү районы Кызыл Яр авылында заманча яңа мәктәп ачылачак

Яркәү районы Кызыл Яр авылында заманча яңа мәктәп ачылачак

Тиздән Төмән өлкәсе Яркәү районы Кызыл Яр татар авылында заманча яңа мәктәп сафка басачак. Белем бирү учреждениесе төзелеше Төмән өлкәсендә «Агач мәктәпләрне алыштыру» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Мәктәпнең
фасадында уку йортының беренче директоры, фронтовик, катлаулы шартларда белем, тәрбия бирү бурычын намуслы үтәгән Габдрахман Сафиуллин портреты төшерелгән баннер урнаштырылачак.

Мәктәпне 2005 елдан җитәкләүче Лариса Федорова билгеләп үткәнчә, иске агач мәктәпнең бүгенге хәле янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы таләпләренә туры килми. Агач мәктәп электр ягулыгы белән җылытыла.
Тугыз еллык яңа мәктәп алтмыш урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә авыл мәктәбендә 46 бала белем ала.

«Мәктәп ачылышы Кызыл Яр авылы халкы өчен олы вакыйга. Иске мәктәпнең хәтта үз китапханәсе дә юк иде. Яңа мәктәптә Һәр сыйныфта смарт такталар урын алачак. Физика, химия, информатика кабинетлары за манча җиһазландырылды. Быел балалар саны буенча кимү сизелде. Кызыл Яр мәктәбендә дүрт километр ераклыкта урнашкан Усть Тавда авылы балалары да укый. Анда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Киләсе елда яңа мәктәптә балалар саны да артыр дип уйлыйбыз», – ди мәктәп директоры.

Мәктәп укучыларының белем сыйфатын яхшырту, үсеш өчен биредә шартлар канәгатьләнерлек: мәктәптә спорт залы, йөз бала сыйдырышлы ашханә, балалар бакчасы, медпункт, махсуслаштырылган кабинетлар, аерым лаборатория бүлмәсе, китапханә булдырылган.

Сүз уңаеннан, Төмән өлкәсендә агач учреждениеләрне алыштыру программасы буенча 28 яңа мәктәпнең 14е төзелде. Алты районда заманча объектлар барлыкка килде. Төбәк программа бурычларын 50% ка үтәде, дип хәбәр иткән иде губернатор Александр Моор үзенең шәхси социаль аккаунтында. Хәзерге вакытта җиде мәктәп төзелә. Быел Вагай һәм Яркәү районнарында өч мәктәп ачылышы планлаштырылган. 2026 елда Вагай, Тубыл, Түбән Тәүде һәм Уват районнарында дүрт мәктәп төзеләчәк.

Таңсылу Габидуллина, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*