tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярмәкәй районы Яңа Шах авылында бәйрәм чаралары узды
Ярмәкәй районы Яңа Шах авылында бәйрәм чаралары узды

Ярмәкәй районы Яңа Шах авылында бәйрәм чаралары узды

26 июль көнне, Ярмәкәй районы Яңа Шах авылында бәйрәм чаралары узды.
Авылның 165 еллыгына багышланган вакыйга бай программа белән әзерләнгән иде.

Иң башлап авыл халкы һәм кунаклар җирлек зиратында урнашкан әүлия каберендә булып, догалар кылды. Әйткәндәй, ата-бабаларның буыннан буынга сөйләгән “монда әүлия яшәгән, шушы таш аның кабер урыны” дигән тарихны киләчәк буыннарга да җиткерү максатыннан, төбәктә яшәүчеләр тарафыннан кабер ташы тирәсе төзекләндерелгән.

Юбилей кысаларында тагын бер истә калырлык вакыйга – Яңа Шахка кергән җирдә, тау башында стелла ачылды. Ике яклы стелланың бер ягы Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка багышланса, икенчесендә композитор Рәис Ханнанов нәкъ шушы авылда иҗат иткән “Уфтанма” җырыннан берничә юл китерелгән.

Бүген шулай ук җирлектә туып үскән иганәчеләр көче белән булдырылып, Яңа Шах авылында тыл геройларына һәйкәл дә ачылды.

Соңыннан авыл Советы каршындагы мәйданда күңел ачу чарасы оештырылды.
Бәйрәмне шушы авыл егете, Ярмәкәй районы имам-мөхтәсибе Фидан Тимербаев догадан башлап җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин оештыручыларга, җирлектәге мәдәният йортына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Ярмәкәй районы башлыгы Рөстәм Әлимгәрәев үз чыгышында алдынгыларны искә алды, бүләкләп узды.

Гадәттәгечә, авыл бәйрәме җырлар һәм милли уеннар белән үрелеп барды.

Көн дәвамында барган чараларны гына түгел, ә гомумән, стелла һәм һәйкәлне булдыру, әүлия каберен тәртипкә китерү һәм бәйрәм программасын әзерләү эшенә Рәис һәм Тәнзилә Ханнановлар алынып, көч-кодрәт, туган җиргә булган мәхәббәтләрен исбатладылар. Алар җитәкләгән “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар һәм “Ак калфак” җыр ансамбльләре чыгышлары да көн дәвамында авыл өстендә яңгырап торды.

Яңа Шах авылы халкы һәм килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәтләр укып таралышты.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*