tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь башкаручыларны үстерү максатыннан Филармониядә яңа проект оештырганнар
Яшь башкаручыларны үстерү максатыннан Филармониядә яңа проект оештырганнар

Яшь башкаручыларны үстерү максатыннан Филармониядә яңа проект оештырганнар

Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге Филармония джаз-оркестры «Исәнме, джаз!» дигән балалар программасын тәкъдим итте. Әлеге чара «Филармония йолдызчыклары» проектының бер өлеше булды.

Концертта яшь җырчылар Наилә Славина, София Фадеева, Анастасия Куракина, Виктория Косоурова, «Тургайлар» вокаль ансамбле, «Эуфония» хоры, «Адымнар» мәктәбе укучылары, шулай ук «Повседневные танцы», «Штрих» хореография коллективлары катнашты. Әлеге постановканы режиссер Лидия Әхмәтова һәм сценарий авторы Рөстәм Әхмәтов җитәкчелегендәге команда әзерләде.

Концертны музыка белгече Агата Вәлиева алып барды, аңа Юрий Шмаров һәм Дарья Кудрявцева ярдәм итте. Фойеда Казан шәһәренең 3нче һәм 4нче номерлы сәнгать мәктәпләре укучыларының «Джаз дөньясына сәяхәт» рәсем күргәзмәсе эшләде.

«Безнең бурыч – һәр баланың күмәк иҗаттан шатлык хисен кичерүенә ирешү. Сәнгатьнең төрле төрләре – музыка, нәфис сүз, рәсем, бию аша шәхеснең асылын тәшкил иткән гармония туа», – диде «Татар-информ»га проект авторы Адилә Яруллина.

«Филармония йолдызчыклары» проекты күп кенә балалар өчен гүзәллек дөньясына ишек ачучы тәүге мәктәпкә әверелде. Бу нәни тамашачы өчен дә, иҗаты белән бүлешү өчен зур сәхнәгә беренче адымнарын ясаган балалар өчен дә шулай», – диде ул.

Әлеге проект максатчан рәвештә, яшь башкаручыларның сәнгать нигезләрен үзләштерүдән башлап, һөнәри үсешкә ирешүләренә һәм сәнгать тарихын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*