15-17 ноябрь көннәрендә “Яшь буын” оешмасының 25 еллык юбилее уңаеннан Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы узды. Форумда Бөтендөнья татар яшьләре форумының сүзчесе Амил Нур катнашты.
Үз чыгышында ул төбәкләрдә милли мәнфәгатьләрне яклау, телне саклау өчен көч кенә түгел, батырлык та кирәк дип әйтте, рәхмәт әйтеп котлады.
Төмән өлкәсендә еллар буе татар мәдәниятен һәм телен үстергән “Яшь буын” җитәкчесе Фәрид Корманов, Ләйсән Госманова, Анжела Галиуллина, Вәкил Тилимбаев, Рузалия Нуруллина, Динә Рамазанова, Лилия Зарипова, Эмил Камалов, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабиров, Гүзәл Хәлиловага ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.