Әби-бабаларыбызның мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларындамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабан туенда колга башларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы?

Тукай районы авылларында «Чишмә башы» («Истоки») исеме астында бәйге бара. Һәр авылда бу бәйгегә тырышып әзерләнәләр. Халык гореф-гадәтләренә таянып, авылларның тарихына, шул тирәлектәге үзенчәлекле фольклор байлыкларына нигезләнеп әзерләнгән чыгышларны тамашачы рәхәтләнеп карый. Катнашучылар арасында балалар бакчасы да, мәктәптә укучы яшьләрнең дә күп булуы күңелдә киләчәгебез өчен ышаныч уята.

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк.
Резедә Мәүҗетова, Тукай районы