Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш район бүлекчәсе, район хастаханәсе, мәгариф, мәдәният һәм дин оешмалары белән берлектә, татар халкының милли – мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгылардан килгән гөреф – гадәтләрне киңрәк өйрәнү, аларны яшь буынга тапшыру максатыннан “Яшь әниләр” мәктәбе ачып җибәрде.
“…Дөньяга бала туа … . Сабый дөньяга аваз салу белән әллә никадәр сораулар, яңа борчу – мәшәкатьләр алга килеп баса… .”
“Яшь әниләр” мәктәбендә халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, чын татар булган, бәхетле буын тәрбияләү – төп максатыбыз булып тора.
Дәресләрне районыбыз үзәк хастаханәсеннән аккушер – гинеколог Галимова Ляйсан Әхтәмовна, 40 ел аккушер булып эшләгән Макарова Любовь Рабаевна, мөслимәләр берлегеннән Закирова Зөһрә һәм Заманова Рәмилә, психологлар бергәләп үткәрәбез, дип яза Актаныштан Айгөл Галимянова.