tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь хоккейчылар сынатмый
Яшь хоккейчылар сынатмый

Яшь хоккейчылар сынатмый

Ульяновск шәһәренең “Аксель-арена” боз сарае карамагында эшләп килүче “Симбирск” хоккей клубы яшь уенчылары Саранскида узган төбәкара турнирда беренче тапкыр катнашып, өченче урынны алып кайттылар.

25-26 майда “Симбирск” балалар командасы алкалы хоккей буенча төбәкара турнирда катнашты. Анда Түбән Новгород, Кстов, Саранск һәм Ульяновск шәһәрләренең 2014 елда туган яшүсмерләр командалары көч сынашты.

Команданың баш тренеры Никита Луганцев “Симбирск” такымының ярышларда сынатмавына чиксез шатлануы турында белдерде.

“Беренче урынны алмасак та, чын батырларча көрәштек һәм ярышларда катнашу буенча тәҗрибә тупладык. Безнең өчен бу иң зур казаныш”,- ди ул.

Иң мөһиме – яшь ульяновскилылар югалып калмыйча, яхшы, кызыклы һәм мавыктыргыч уен күрсәткәннәр. Һөҗүмче Раил Габдулхаков турнир нәтиҗәләре буенча индивидуаль бүләккә – “Иң яхшы снайпер” исеменә лаек табылган. Команданы истәлекле кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләгәннәр. Киләчәктә “Симбирск” балалар хоккей командасы үзенең җиңүләре белән Ульяновск өлкәсенең яхшы данын еракларга таратыр дип ышанабыз.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*