Конкурста 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр, 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала.
Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан, «Такташ FEST» конкурсы игълан ителә. Конкурста Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Бәйге 2024 елның 1 июленнән 31 октябренә кадәр өч этапта үткәрелә: беренче этапта әдәби әсәрләр кабул ителәчәк, икенче этапта жюри тарафыннан әдәби әсәрләр тикшерелә һәм бәяләнә. Өченче этап – йомгаклау өлешендә әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.
Бәйгенең нигезләмәсе белән танышу өчен:
Чыганак: idel.top