Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Яңа бинаны ачу тантанасы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган көненә багышланган.
Чарада Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов, «Каюм Насыйриның Ватанын торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина, район музей берләшмәсе җитәкчесе Резеда Данилова һәм башка чакырылган кунаклар катнашкан.
Кунаклар Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр салган, җирле осталар күргәзмәсен караган, музей-китапханә экспозициясендә экскурсиядә булган.
Чара кысаларында бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar