tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫ МӘГАРИФ ОЕШМАЛАРЫ “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР.
ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫ МӘГАРИФ ОЕШМАЛАРЫ “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР.

ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫ МӘГАРИФ ОЕШМАЛАРЫ “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР.

Яшел Үзән мәгариф оешмаларының 38 мәйданчыгында “Татарча диктант” акциясе узды.
Төп мәйданчык итеп шәһәребезнең 5 нче татар гимназиясе билгеләнде. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.

Чарада Яшел Үзән районы Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, Яшел Үзән мөслимәләр оешмасы вәкилләре, ветеран укытучылар, әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр һәм башкалар катнашты.

Яшел Үзәндә диктант язуда мәгариф оешмаларыннан 4774 кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*