tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уза
Яшел Үзән районында “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уза

Яшел Үзән районында “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уза

Бүген, 20 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” төбәк иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе берлегендә “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дип исемләнгән форум уза.

Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы, “Дөнья” студиясе җитәкчесе Шәйхетдинова Энҗе Ади кызы, Россиянең һәм Татарстанның 11 төбәгеннән татар хатын-кызлары катнаша.

Форум кысаларында Каюм Насыйри музеенда һәм “Туган якны өйрәнү “музеенда булу, Сакланган һәм гасырлардан гасырга күчә торган һөнәр күргәзмәләрен һәм төрле осталык дәресләрен карау планлаштырылган. Биредә оста куллар, шахмат уены түгәрәкләре эшли. Гимназия үз шәҗәрәсен дә булдырган.

Кунаклар шулай ук мәктәпнең белем һәм тәрбия бирү юнәлеше белән танышты. Шәхесләр елы уңаеннан гимназиядә шәхесләр белән очрашу узды. Күренекле татар шагыйрәсе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина, ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, татар әдәбият галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов та әлеге очрашуда катнашты. Биредә татар телен саклау һәм үстерү турында фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу барышында мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы “Татарлар” газетасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Үзенең чыгышында региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы шәҗәрәләрнең мөһимлеген ассызыклады.

“Ни өчен без һәрвакыт мәктәпләргә, балалар бакчасына киләбез? Без җыелып башлаган тәрбия чаралары үтәләме икән, шуны беләсебез килә. Мәктәпме, балалар бакчасымы – нинди генә учреждение булмасын, аның һичшиксез үз шәҗәрәсе булырга тиеш. Хәзер мәктәпләрдә шәҗәрәләр булдырыла, биредә дә мәктәпнең шәҗәрәсен күрдек. Шәҗәрәләр булганда гына без үзебезнең нигезебезне кайтара һәм тарихыбызны саклый алабыз”, – диде Кадрия Рәесовна.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*