10 нчы декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә (Татарстан) “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” дигән Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган республика фәнни–гамәли конференциясе узды.
Дөресен әйткәндә, оештыручылар әлеге җыенны халыкара статусында бирсәләр дә, хата булмас иде. Чөнки җыенда катнашып чыгыш ясаган Франция һәм Венгриядән килгән милләттәшләребез татарларның кайда яшәүләренә карамастан үз халкының лаеклы вәкилләре булып калуларын үз мисаллары белән тагын бер кат күрсәттеләр.
Шулай ук Мәскәүдән шушы җыенга махсус килгән Халыкара Педагогика академиясенең вице-президенты, академик Игорь Юрьевич Никитин чыгышының башында ук үзенең татарларның бөек халык булулаларын фәнни яктан яктырту өстендә күләмле фәнни эзләнүләр алып баруын ассызыклады һәм үзе җитәкләгән академия хезмәткәрләре белән берлектә “Русь–татарская” исемендәге зур фәнни хезмәтне тәмамлауларын һәм озакламый бу китапның басылып чыгачагын җиткерде.
Гомумән, әлеге конференциядә катнашучылар исемлегеннән безнең Казанда узучы зур гамәли җыеннарның күбесе көнләшерлек иде. Бүгенге көн татар тарихының аксакалларынннан биш тарих фәннәре докторы Таһиров Индус һәм Энгель Ризаковичлар, Вәлиев Рәмзи Кәлимуллович, Заһидуллин Илдүс Котдусович, Ислаев Фәйзелхак Габделхаковичлар шулай ук тарих, филология, педагогика өлкәсендә үз исемнәрен фәнни даирәдә инде күрсәткән сигез фәннәр кандидаты катнашты, алар арасында аеруча керәшен һәм ногайбәк татарларының тарихын, мәдәниятын өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, “Чын мирас” җурналыннан Рамил Ханнанов, тарих институтыннан Бәхтияр Измайловларның чыгышлары чарада катнашучыларда аеруча тирән кызыксыну уятты.
Яшел Үзән районы хакимиятеннән килгән вәкилләрнең, шулай ук Мәскәү кунакларының татар милләтеннән булмавына карамастан җыен бары тик татар телендә генә барды. Ә бит күп очракта безнең күп кенә районнарыбызда, шулай ук Казанда да татар теленә, тарихына багышланган җыен, киңәшмәләр 100% татарлар катнашуына да карамастан рус телендә алып барыла. Җыен азагында Мәскәү кунагы, әлеге моментка игътибар итеп ” минем сезгә татарларга карата ихтирамым тагын да артты” диде. Чын мәгънәсендә үз кадеребезне без үзебез күп очракта белмибез шул.
Ренат Вәлиуллин