Яше Үзән районының Карәтмән авылында изге Рамазан аеның иң кадерле кичләренең берсе – Кадер кичәсе уңаеннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды.
17се көнне үткәрелгән бу дини чарага кечкенә генә авыл өчен шактый күп – 48 кеше җыелды. Мәҗлес бик җылы, ихлас һәм истә калырлык булды.
Чараны оештыруда зур көч куйган авыл имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимовка һәм аның ярдәмчеләре – шәкертләргә авыл халкы ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Вәгазендә хәзрәт Рамазан аеның, Кадер кичәсенең фазыйләтләре һәм әһәмияте турында тирән мәгънәле итеп сөйләде.
Ифтарны уздыруда даими ярдәм күрсәтүче Резедә-Фирдүс Зәйнуллиннар гаиләсенә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Алар ел саен бу изге эштә актив катнаша, ярдәм кулы суза.
Мәҗлес барышында Каюм абый һәм шәкертләр Коръән укыдылар, әрвахлар рухына догалар кылынды, ил-көнгә тынычлык, иминлек сорап теләкләр теләнде. Әхтәм хәзрәт һәркемгә бүләкләр тапшырды, авыз ачар өчен зәм-зәм суы өләште. Шулай ук авылның актив аксакаллары да аерым билгеләп үтелде. Бу гамәлләр имамның кешелекле, юмарт һәм тирән мәгънәле булуын тагын бер кат раслый. Ул гаиләсе белән авыл халкына дин юлында хезмәт итә.
Шәкертләргә дә аеруча рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар аш-су әзерләүдә дә, кунакларны каршы алуда да зур тырышлык күрсәтәләр, һәркемне якты чырай, җылы сүз белән каршы алалар.
Мондый бердәм, ихлас чаралар авыл халкын тагын да якынайта, күңелләргә нур өсти. Аллаһ барчасына да рәхмәтен салсын, гомерләре озын, бәрәкәтле булсын! Әәмиин.
Сөмбелә Абдуллина.
Чыганак: yashel-uzan.ru