28нче апрель көнне Яшел Үзәндә “Тукай укулары” шигырь бәйрәме гөрләп үтте. Бәйгедә 50дән артык 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәмгә язучылар Галимжан Гыйлманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, ГКамал артистлары, укытучылар чакырылган иде. “Ватан өчен яшәү — безнең бурыч” исемле шигырь бәйрәме Габдулла Тукай айлыгын , чараларны йомгаклап югары дәрәҗәдә тәмамланды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зиатдинова Гөлнур Рәис кызы һәм иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар катнашты.