Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе укытучылар коллективы укучылар белән берлектә, махсус хәрби операциядә булучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җибәрде.
«Әлеге изге эштә һәркем үз өлешен кертте дисәк тә, ялгыш булмас».
– Азык-төлек, кием-салым, төрле медикаментлар, күп кенә кирәк-яраклар янына укучыларыбыз күңел җылысын биреп язган хатларны да салдык. Батыр сугышчыларыбыз безнең җылылыкны, ышанычыбызны тойсын иде. Без дә егетләрең зур җиңүләр яулап, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларына өметләнәбез, – дип сөйли 3нче гимназиянең физкультура укытучысы Айнур Җиһанов.
Чыганак: yashel-uzan.ru