Түбән Тәүде районы, Киндерле мәчетенең 245 еллык юбилее көнне авылыбыз гөрләп торды. Иртән Төмәннән, Түбән Тәүде авылыннан, районның барлык татар авылларыннан мәчеткә, мәдәният йортына машиналар агылды. Мәдәният йортында кунакларны киндерлеләр бик зурлап каршы алдылар. Бәйрәмчә бизәлгән фойеда укытучылар көче белән рәсемнәр, милли киемдә курчаклар, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырылган. Китапханәче Рәмзия Коноваленкова ясаган мәчет ерактан балкып торды. Зал халык шыгрым тулы иде.
Бәйрәм белән котларга Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Камалиев, Түбән Тәүде районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Куксгаузен, Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров, җирле Дума рәисе Мөнирә Калиева, «Киндерле кичләре» фольклор ансамбле җитәкчесе Фәния Краморова, «Зөбәрҗәт» халык ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева, «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова сәхнәгә күтәрелделәр.
Бәйрәм чарасын башта мәчеттә конкурсның «Коръән сүрәләре»н укучылар номинациясе белән башладылар. Анда 7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар катнашты. Искәндәр хәзрәт балаларга бәя бирде, мактады.
Аннары юбилейның тантаналы өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Монда «245 ел дин һәм милләт хезмәтендә» өлкә конкурсының «Бәет, мөнәҗәт башкаручылар» номинацияләрендә катнашучыларга жюри бәя бирде. Авылның рухи, мәдәни, дини, социаль үсеше өчен намуслы хезмәт керткән элекке Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Зөфәр абый Әхтәриевка, озак еллар мәчетне җитәкләгән Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллинга зур рәхмәт, – диде бүгенге көндә Киндерле мөселман оешмасы рәисе вазифасын башкаручы Ринат Насыйров.
Мәчетнең имам-хатыйбы Сәлимҗан хәзрәт Самадов авыл халкына рәхмәт әйтеп, мөселманнарны гыйлем алырга мәчеткә укуларга чакырды.
Рөстәм хәзрәт Камалиев Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәлам сүзләрен җиткерде. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Сәлимҗан хәзрәт Самадовка күкрәк билгесе һәм авыл тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Милләтне үстерүгз куйган хезмәтләре өчен Рузалия Самарханованы, Фәния Краморованы, Сәлимҗан Самадовны Бөтенроссия татар конгрессы халыкара берлеге медале белән Ринат Хәмзи улы бүләкләде.
Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева, «Зөбәрҗәт» халык ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева халык алдындагы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына ия булдылар. «Киндерле кичләре» фольклор ансамбле артистлары Асия Сәйдуллинага, Нәркизия Әхтәриевага, Нурия Бакиевага Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров рәхмәт хатлары тапшырды.
«Бәрәкәт» игелек хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов, Киндерледә туып-үскән, бүгенге көндә Түбән Тәүдедә яшәүче якташыбыз Анжела Фазлуллина жюрида булдылар.
«Мөнәҗәтләр, бәетләр» номинациясендә Мөнирә Калиева – беренче урынны, Фәния Заһидуллина – икенчене, Екатерина Әхмәтҗанова өченче урынны алдылар.
«Минем шәҗәрәм» конкурсында Зиләфрүз Фазлуллина, Гөлназ Фәизова – беренче урынны, Мөнирә Калиева, Фәзилә Гыйльманова, Фирдәвес Алеева – икенчене, Фирүзә Булатова өченче урынны яуладылар. Аларның барысына да бүләкләр тапшырдылар.
Мәдәният йортының сәхнәсендә укучылар тарафыннан концерт куелды. Юбилей мәчетнең янкормасында бәйрәм ашы белән тәмамланды.
Бу гаҗәеп матур бәйрәм авылда яшәүче бар халыкның көче белән оештырылды, беркем читтә калмады. Матди ярдәм күрсәткән Ринат Хәмзи улына, Киндерледә туып-үскән, Төмәндә яшәүче Зилә Юсуповага, көчле тавышы белән юбилейны алып барган Эльвира Голубевага, жюри әгъзаларына, искиткеч күргәзмә оештырган «Киндерле кичләре» фольклор ансамбленә, укытучыларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, тәмле ашлар пешерүче апаларга, кызларга, пылау пешерүче абыйларга, барысын җыеп, җиренә җиткереп оештырган Рузалия апа Самархановага, ярдәм кулын сузган һәрбер авылдашка, ерак юлны якын итеп килгән кунакларга киндерлеләр рәхмәтләрен белдерәләр.
Төрле сәбәп буенча бәйрәмгә килә алмаучыларга йорт саен йөреп, калган барлык азыкны тараттылар.
– Яшәсен мәчетебез, гөрләп торсын авылыбыз, – дип сөйләде Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА
Чыганак: yanarish72.ru