tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьлеккә кайтып килсәң иде
Яшьлеккә кайтып килсәң иде

Яшьлеккә кайтып килсәң иде

Октябрь аеның беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә керде. Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде» дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылды.

Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Үзешчән артистларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын бәйрәм кунаклары бик җылы кабул иттеләр. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы сөйләшүләре белән, яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәм бик җанлы һәм куңелле узды.

Источник: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*