Актаныш районында балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачу өчен актив рәвештә шартлар тудырыла. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар»- «Молодежь и дети» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект ярдәмендә өстәмә белем бирү педагогларының инициативалары хуплана, иҗади проектлар тормышка ашырыла һәм үсеп килүче буын өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Мондый ярдәмнең ачык мисалы булып Актаныш Балалар иҗат үзәге педагогларының Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» грант конкурсында җиңүе тора.
Грант – педагоглар өчен зур мөмкинлек
Үзәкнең өч педагогы — Булат белән Диләрә Госмановлар һәм Алина Солтанова — әлеге конкурсның җиңүчеләре булды. Алар үз белем бирү проектларын тормышка ашыру өчен 90 мең сум күләмендә грант алды.
Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Наил кызы Фәйзрахманова билгеләп үткәнчә, әлеге җиңү коллектив өчен зур шатлык.
— Бүген Актаныш Балалар иҗат үзәгендә 792 бала белем һәм тәрбия ала. Безнең укучылар 24 төрле түгәрәккә бик теләп йөриләр. Алар техник иҗат, социаль-гуманитар һәм нәфис-эстетик юнәлешләрне үз эченә ала. Балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр, үз сәләтләрен үстерәләр һәм алар алдында яңа мөмкинлекләр ачыла, — дип сөйләде җитәкче.
Аның сүзләренә караганда, милли проектларда катнашу өстәмә белем бирү системасын үстерүдә бик зур роль уйный.
— Безнең педагогларның грант конкурсларында катнашуы бик әһәмиятле. Өч яшь педагогыбыз «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» грантын яулады. Ел дәвамында алар үз проектларын гамәлгә ашырачак. Бу инициативаларның төп максаты — өстәмә белем бирүне заманча таләпләргә туры китереп үстерү, — дип ассызыклады Резеда Фәйзрахманова.
Иҗат юнәлешләре: бию һәм рәсем сәнгате
Булат һәм Диләрә Госмановлар хореография өлкәсендә эшләп, районда балалар бию иҗатын үстерәләр. Алина Солтанова исә рәсем сәнгате юнәлешендә балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
Госмановларның проекты «ТанцПро: конкурска федераль постановщик куюында хореографик номер булдыру» дип атала. Проект кысаларында Актанышка Санкт-Петербург шәһәреннән профессиональ хореограф — биюче, артист һәм театр режиссеры Александр Киселев чакырылачак. Ул студия өчен яңа конкурс номерын куя һәм балаларга заманча бию буенча мастер-класс үткәрә.
Алынган грант чаралары коллективны төрле яклап үстерүгә: сәхнә костюмнары тектерүгә, чакырылган белгечләр хезмәтенә түләүгә, шулай ук балаларның төрле конкурслар һәм фестивальләрдә катнашуын тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.
— Әлбәттә, бу акчалар костюмнар тектерүгә, куючы хезмәтенә түләүгә, аның килүен оештыруга, шулай ук балаларның алдагы конкурсларда катнашуына тотылачак. Ягъни грант акчасының барысын да без коллективыбызны үстерүгә юнәлтәчәкбез, — дип аңлатты Диләрә.
«Дилә» бию коллективының тарихы
Диләрә һәм Булат Госмановлар Актанышка 2013 елда «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге чакыруы буенча киләләр. Алар икесе дә ансамбльдә солист булып эшли, ә Булат Госманов хореограф һәм коллектив җитәкчесе вазифаларын да башкара.
Ләйсән Газизова.
Чыганак: aktanysh-rt.ru