Актаныш районында яшь буын өчен үсеш мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә эш актив дәвам итә. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект кысаларында яшьләргә төрле мөмкинлекләр ачыла: түгәрәкләрдә шөгыльләнү, грантларда катнашу, яшьләр үзәкләрендә иҗади эшчәнлек алып бару, лагерьларда ял итү, конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу.
2026 елда да милли проект кысаларында мәктәпләр төзелеше дәвам итә, алдынгы инженер мәктәпләре һәм балалар өчен өстәмә белем бирү үзәкләре үстерелә, заманча яшьләр киңлекләре булдырыла, зур фестивальләр һәм белем бирү чаралары оештырыла.
Актаныш районында бу мөмкинлекләрнең ачык мисалы булып «Яшьлек» яшьләр үзәге эшчәнлеге тора. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә үзәк яңа концерт җиһазлары кайтты.
Проектның төп максаты — бер ай дәвамында мастер-класслар үткәреп, 500дән артык яшь кешене төрле һөнәрләр белән таныштыру һәм аларга практик күнекмәләр бирү.
Ләйсән Газизова.
Чыганак: aktanysh-rt.ru