Июль азагында Киров өлкәсе Малмыж районы халкы Фәнис Газиз улы Газизов белән хушлашты. 23 июль көнне ул мәңгелеккә күчте.
Кызганыч, арабыздан нинди кеше китте. Әле 71 яшен генә тутырган иде, яшәсе дә, яшәсе… Әле буласы хәл алдыннан гына үзе турында мәкалә язарга дип сөйләшеп куйган идек. Насыйп булмаган, инде искә алырга гына кала.
Төбәгебезне тәмле икмәкләре белән тәэмин итеп торучы шәхси эшмәкәр, тәҗрибәле һәм белемле җитәкче, Бөтендөнья татар конгрессы Советы әгьзасы, халкыбыз хөрмәтенә бик тә лаек булган ышанычлы, яхшы кеше. Фәнис Газиз улы 1949 елның 20 июлендә Балтач районы Сәрдек авылында туган. Чавал авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге алып, хезмәт юлын “Кама” колхозында комплекслы бригаданың бригадиры булып башлап җибәрә. Армия хезмәтеннән соң “Ральниковский” совхозында баш аг- роном эшен башкара, бер үк вакытта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала.
Көч-куәте ташып торган, эшлекле яшь белгечне Коммунистлар партиясе әле бер әле икенче оешмага эшкә билгели. Дәрәҗәсе күтәрелә барган инде шактый тәҗрибә туплаган белгечне “Победа” күмәк хуҗалыгына рәис итеп куялар, аннан торак коммуналь хуҗалыгы начальнигы итеп күчерәләр, соңыннан “Малмыж” совхозында прораб хезмәтен үти. Кайда гына эшләсә дә, аның яхшы белгеч, сәләтле оештыручы икәне күренеп тора.
90нчы елларда Фәнис Газиз улы Малмыж шәһәренең икмәк кабул итү предприятиесен җитәкли. Болгавыр авыр заманнарда үз кулы астындагы хезмәткәрләр эшсез калмасыннар дип күп тырышлык куя. Предприятиене “Малмыжхлебопродукт” җәмгыяте итеп үзгәрткәч, тегермән төзеп куялар, пекарня да эшли башлый, икмәк һәм икмәк ризыклары сатуны көйләп җибәрәләр. “Туктап калма, тырыш, чыгу юлларын тап” дигән сүзләрне алга куеп яшәде һәм эшләде Фәнис абый. Ипле, акыллы, инициативалы, хезмәтчәннәренә яхшы мөнәсәбәтле булган җитәкче белән коллектив барлык кыенлыкларны җиңеп, икмәк пешереп сату предприятиесенең эше киңәя бара.
Үз эшен ачып җибәрү идеясы белән дә янып йөри Фәнис Газиз улы. 2006 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлә ул. Гаиләсе белән пекарня ачып, икмәк пешерә башлыйлар. Оешма зурайганнан-зурая. Берничә төрле икмәк, батон ризыклары белән күптөрле бөккән-бәлешләр дә пешерәләр. Шәхси эшмәкәр Ф.Г.Газизов продукциясенә ихтыяҗ артканнан-арта бара, Малмыж, Уржум районы кибетләрендә сату оештырылган, Татарстанга да чыгалар. Хәзерге көндә Ф.Г.Газизов пекарнясы якын тирәдә конкурентлык тоткан предприятиеләрнең берсе. Ул йөздән артык кешегә эш урыны биреп тора.
Фәнис Газиз улы район Думасы депутаты булып торды, эшмәкәрләр оешмасы Советының актив әгъзасы була, үзен җәмгыять эшләренә дә багышлады, район һәм өлкә күләмендә уздыра торган “Сабантуй”, “Казан ярминкәсе” бәйрәмнәрен оештыруда зур өлеш кертә. Милләтем дип янып, яшьнәп йөргән эшмәкәр Бөтендөнья татар конгрессының Бөтендөнья җәмгыять оешмасы “Россия татар авыллары” Советы әгъзасы да булып тора, милли чаралар үткәрүдә даими иганәче ярдәме күрсәтеп торучы. Казан шәһәрендә уздырган күргәзмә-сатуларда Газизов икмәге, чәй тәм-томнары данлыклы урында.Фәнис абый “Дуслык” газеты тиражын тотуга да, газетның юбилее бәйрәмнәрен уздыруга да зур ярдәм күрсәтеп торды. Ә инде үз коллективында эшләүчеләр өчен, гаиләсе өчен ул ышанычлы нык терәк була.
Фәнис Газиз улы район җитәкчеләре арасында гел дә дәрәҗәле була, аның белән киңәшләшеп, сүзенә колак салып торалар, намуслы булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул яхшы әти, ир, ышанычлы дус, кешелекле, ярдәмчел, ихлас, гомумән зур хәрефтән башланган кеше иде. Бу дөньяда ул юкка гына яшәмәде. Аның турында якты истәлек якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, янәшәсендә бергә атлаганнарның күңелендә мәңге сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.
«Дуслык» газетасы коллективы исеменнән
Рәмзия ХӘКИМОВА.