Тукай районының Яңа Сарайлы авылында Кыш бабай итеп ел саен бер кешене билгелиләр. Ул – 74 яшьлек Ясир Моратов.
Менә инде ун елдан артык авыл кешесенә шатлык өләшә ул.
– Мин Кыш бабай, шук бабай, – ди ул. – Авылыбызда яшьләр юк диярлек. Шуңа күрә үз күңелебезне үзебезгә күрергә туры килә. Тормыш иптәшем Зимфира Кар кызы булып киенә. Менә шулай 53 ел бергә уйный-уйный яшәп ятабыз. 25 ел “КамАЗ” төзелешендә эшләдем. Земфирам да-төзүче. Ул Чаллы халык театрына йөри иде. Аның белән танышкач, мин дә кызыксынып киттем. Бергәләп спектакльләр куйдык. Җәй буе районнарга гастрольләргә йөрдек. Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып, яңа йорт төзедек. Авыл клубы мөдире: «Сез бит элеккеге артистлар, әйдәгез, Кыш бабай һәм Кар кызы булыгыз!» –дигәч, каршы килмәдек. Менә шуннан бирле үзебезнең көчебезгә кертергә тырышабыз.
Кыш бабайның капчыгында әле дә бүләк бетмәгән. Искечә Яңа елда авыл уртасында корылган Чыршы әйләнәсендә авыл халкының кәефен күтәрәселәре бар. Төрле җәнлек-хайван булып киенүчеләре дә булыр. Бу көнне самавыр кайнатып, коймаклар белән чәй эчәргә җыеналар. Аннан инде калган күчтәнәчләрне өйдән-өйгә йөреп, бәйрәмгә килә алмаган карт-карчыкларга өләшәчәкләр. Авыл халкы Яңа ел тылсымын тоеп, бергә-бергә күңел ача шулай.
Чыганак: https://vatantat.ru