Махсус операция башлану белән бөтен ил халкы яу кырында хәрби бурычларын үтәүче якташларына ярдәм итү өчен күтәрелде. Без бу актив волонтерларыбыз турында һәрдаим язып торабыз.
Бүгенге мәкаләбез герое Северный районы, Тургай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Камышлыда яшәүче Рәмзия Сафиуллина турында барачак. Ул МХОнең беренче көненнән, башка актив авылдашларыбыз белән бергә, хәленнән килгән кадәр Ватанны яклаучыларыбызга ярдәм итәргә тырыша. Волонтерлар белән маскировка ятьмәләре үрергә йөри, ә өенә кайткач, ире Марат һәм кайнанасы Фәһимә апа белән үлән чәйләре әзерлиләр, токмач кисеп, Малик Мөхәммәтҗанов аша сугыш кырына озаталар. Үзе II төркем инвалиды булуына карамастан, көчен дә, вакытын да кызганмый Рәмзия.
Туган җирләреннән бик еракта булган солдатларыбыз безнең игътибарыбызга һәм җан җылыбызга мохтаҗ. Рәмзия кебек волонтерларыбыз ярдәме батырларыбыз өчен бик мөһим.
Чыганак: samtatnews.ru